Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Алсу улы белән таныштырырга ашыкмый!

Танылган татар җырчысы, күпчелек җырларын рус һәм инглиз телендә башкаручы Алсу тормыш иптәше, эшкуар Ян Абрамов белән өч бала – 11 яшьлек Сафина, 10 яшьлек Микелла һәм әле 2 яше тулмаган уллары Рафаэ...

Танылган татар җырчысы, күпчелек җырларын рус һәм инглиз телендә башкаручы Алсу тормыш иптәше, эшкуар Ян Абрамов белән өч бала – 11 яшьлек Сафина, 10 яшьлек Микелла һәм әле 2 яше тулмаган уллары Рафаэльне үстерә.


Үз балаларыма карата мәхәббәтне аңлатып бирерлек сүзләр таба алмыйм. Алар тормышымны яшәү мәгънәсе һәм бәхет белән тулыландырды”, – дип язган иде Алсу Микелланың 10 яшьлек туган көне уңаеннан кызлары белән төшкән фото астына.


Кызлары белән танышырга өлгердек инде. Социаль челтәрдә Рафаэльне генә күрәсе калды. Тик әнисе аның белән таныштырырга ашыкмый әле.










Искиткеч кызның бәхетле әнисе – җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдә үзе белән шулай таныштыра. Кызы Сәфинә исемле аның. Бу язда биш яшен тутырган Сәфинә дә әнисе кебек җырчы булмагае. Әнә, Бөек Җиңү көне уңаеннан “Катюша” җырын сыздырды ул. “Сәфинә “Катюша”ны инде өч яшеннән җырлап йөри. Бик ярата ул җырны. Сугыш турында, бабаларыбыз турында сораша”, – ди әнисе.


Сәфинә белән бәйле тагын бер серне чишик әле: “Без үзебез эшләгән уенчыклар бик яратабыз. Кызым да алар белән ул чиратлашып йоклый”, – ди Дилә кызы турында.







Быел туган көнгә Сәфинәне сөендергән шундый күп бүләкләр булды! Дөресрәге, Сәфинә һәр нәрсәне аңлый тораган яшькә җитте. Туган көнен дә 1 марттан бирле һәр көнен санап , көтеп алды. Дусларын да кемне күрергә теләде -үзе чакырды. Мин гомүмән 5 яшькә кадәр балага кыйбатлы бүләкләр алып һәм кыйбатка туган көннәр эшләүдә мәгънә күрмим. Алар аны аңламыйлар да, ул аларга кирәкми дә. Урысча әйттмешли : “деньги на ветер". Акчанны кая куярга белмәгән очракта иң яхшы вариант әлбәттә😉. Минем өчен бала өчен иң яхшы инвестиция - ул төрле юнәлештәге белем бирү! Кыйбалты уенчыкларның да кирәге юк , миңа калса. Нигә дер балалар аның белән уйнамыйча бер хәчтерүш 3 тиенлек уенчыкка өстенлек бирә. Я гомүмән өйдәге савыт-сабба,яисә вак -төяк чүп белән уйный. Минем үземнең кирәкмәгән уенчык алган юк югыйсә😜. Сәфинәгә бер коробка карандаш белән кәгазь булса -дөнья түгәрәк, бернәрсә кирәкми. Тагын без үзебез эшләнгән уенчыклар бик яратабыз. Алар белән ул чиратлашып йоклый. Менә шундый фикердә мин, дуслар! Ә сездә ничек? P.S. Екатеринбургтан җибәргән бүләккә бик сөендек без. Кулдан эшләнгән бит! Рәхмәт бик зур!!! 😍 @guzelshigapova96 #нашидети #деткиконфетки #балаларыбызбэхетлебулсын #исәнсаугынабулсыннар🙏 #җимешләребез #сафинамухина


Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)






Әти-әнисе гастрольдән “кайтып кермәгәч”, җырлы гаиләдә бала-чага мөстәкыйльлеккә тизрәк өйрәнә бугай ул. Башкортстанның популяр җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның кызлары – Риана белән Арина да бар эшкә өлгерә.


Кызлар авылда калган иде. Ә без эшләрне бетердек тә, әтисе белән алар янына ашкынабыз. Карагыз әле, без кайтуга ничек әзерләнәләр”, – дип язып элгән Ләйлә инстаграмда кызларының мәш килеп камыр әвәләгән фото астына.


Әти-әнисе дә кызларын буш итми икән – концертта бирелгән чәчәк бәйләмнәре өйгә кайта. “Чәчәкләргә бездән дә ныграк кызларыбыз шатлана”, – ди Галиевлар.













Һәр бала әти-әнисен төрлечә шаккатырырга сәләтле. Шагыйрә, телевидение алып баучысы Ләйлә Дәүләтованың кызы Гөльмәрьям әнисенең “портретын” ясаган.


Ниһаять, минем дә үз портретым бар! Минем өчен иң кадерле бүләк шушысы иде! Балалар күзлегеннән шулкадәр матур күренүемә нык шатландым. Шәп бит, әйеме?” – дип язган Ләйлә әлеге фото астына.


Игътибарыгызга әлеге “портрет”ны түгел, ә Гөльмәрьямнең үзен тәкъдим итәбез. Чын рәссам менә шундый булырга тиеш ул!







Җырчы гаилә – Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ гаиләсендә өч малай – Камил, Рамил һәм Марсель үсә. Май аенда бертуган Баһларның өлкәне Камил 7 яшен тутырса, төпчеге – Марсельгә 2 яшь булды. Ике туган көн дә малайлар өчен махсус әзерләнгән тәмле торт белән төгәлләнгән.


Сабада концерт көнне Марсельгә 2 яшь тулды. Концерттан соң рәхәтләнеп әниләр, бәбиләр һәм әтиләр чәй эчтек”, – дип язган Гүзәл туган көн уңаеннан төшкән фотога.











 


Танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировка без дә булышыйк әле, дуслар. Инстаграмдагы аккаунтына ул кызы Мәрьямнең былтыр төшкән фотосын урнаштырып: “Срочно кызык исем кирәк”, – дип язып куйган. Соң булса да, уң булсын – без дә исем уйлап карыйк.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев