Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырлыйк әле: Фирдүс Тямаевның кайнар хитлары

Норлат мишәре, кайнар канлы егет Фирдүс Тямаевның иҗатын белмәгән кеше сирәктер: бер җырлы-биюле бәйрәм дә аның хитларыннан башка үтми. Кушылып җырлар өчен аның соңгы 3 җыры текстын сезгә дә тәкъдим и...

Норлат мишәре, кайнар канлы егет Фирдүс Тямаевның иҗатын белмәгән кеше сирәктер: бер җырлы-биюле бәйрәм дә аның хитларыннан башка үтми. Кушылып җырлар өчен аның соңгы 3 җыры текстын сезгә дә тәкъдим итәбез!
Җырлап яшик, дуслар!

Мәхәббәт ялкыны
Күзләремнең нуры бит син,
Карашымның яктысы.
Син салдың бит йөрәгемә
Мәхәббәтнең чаткысын.
Кушымта:
Ай, ул чаткы
Утлар якты,
Гомерлеккә ялкыны.
Минем белән
Ул ялкында
Үзең дә ян, алтыным.
Хыялымда синең белән
Бәйлим тормыш юлымны.
Аңларсыңмы йөрәгемне?
Алырсыңмы кулымны?
Кушымта 2 тапкыр
Күзләремнең нуры бит син,
Карыйм, карап туя алмыйм.
Татлы төш кебек бәхетем
Уятмагыз! Уянмыйм!
Кушымта 2 тапкыр
[audio mp3="http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2018/01/kissvk.com-Фирдус-Тямаев-Мэхэббэт-ялкыны.mp3"][/audio]
 
Эзләмә мине
Син мине эзләмә,
Эзләр ерак калды.
Без үткән юлларга
Ап-ак карлар салды.
Йөрәккә үрләде
Салкынның карлары.
Дуслармы көнләште?
Дошманмы каргады?
Кушымта
Эзләмә мине, зинхар, эзләмә,
Минем эзләрне син күзләмә.
Кайтмаслар инде, ул серле кичләр
Яңармас кабат сүнгән хисләр.
Югалды күптән, саклый алмадың,
Сөю кадерен соңлап алдың.
Эзләмә мине, хәзер мин ерак,
Кичерә алмас яралы йөрәк.
Сөюнең урманы
Караңгы төн булыр.
Адашкан сагыштан
Көзге гөлләр сулды.
Күрешер көннәрне
Кәккүк тә юрамас.
Мәхәббәт шаһиты —
Якты йолдыз янмас.
Кушымта 2 кат
[audio mp3="http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2018/01/kissvk.com-Фирдус-Тямаев-Эзлэмэ-мине.mp3"][/audio]
 

Соңга калдым
Н.Вәлиев көе, С.Хәйруллина сүзләре
Озын юл кая илтә?
Анда сине ни көтә?
Уйламадың, ашкындың.
Туктатырга теләдем,
Ишетмәде йөрәгең,
Минем хисләр ташкынын.
Кушымта:
Ник тыңламадың?
Ник аңламадың?
Аңлата алмадым,
Соңга калдым.
Юлларың ерак ятты,
Хатларым кире кайтты,
Гөлләр таралып көйде.
Бер сорау җанны телде:
Ник язмыш бездән көлде?
Бәхет янәшә иде.
Кушымта 2 кат
Еллар үтте соң инде,
Сөю кояшы иңде —
Кырыс вакыт хөкеме.
Бары йөрәкне кыеп,
Ник аңлашмадык диеп,
Яши җан да үкенеп.
Кушымта 2 кат
[audio mp3="http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2018/01/kissvk.com-Фирдус-Тямаев-Сонга-калдым-.mp3"][/audio]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев