Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл кагыйдәләренең каникулы юк

Югары Ослан районындагы “Дзержинец” балалар сәламтәләндерү лагеренда өченче смена тәмамланып килә. Эссе шәһәр ыгы-зыгысыннан соң, ямьле Идел буенда, агачлар арасында урнашкан лагерьгә килеп җитүгә урм...

Югары Ослан районындагы “Дзержинец” балалар сәламтәләндерү лагеренда өченче смена тәмамланып килә. Эссе шәһәр ыгы-зыгысыннан соң, ямьле Идел буенда, агачлар арасында урнашкан лагерьгә килеп җитүгә урман һавасы үзе үк ял, сихәт бирә. Лагерьда ял итүче балаларга Идел елгасында коенарга рөхсәт ителми, әмма бүгенге көндә лагерьның бассейнын төзекләндерергә керешкәннәр, димәк киләсе елларга аннан файдаланырга мөмкин булачак.
Быел волейбол, баксетбол, футобол мәйданчыклары да барлыкка килгән. Биредә аерым темаларга дәресләр дә үтә: мәсәлән, балалар криминалистика темасына фикер алышкан, янгын сүндерү хезмәткәрләре аларга мастер класслар үткәргән. Малайлар, кызлар үзләрен әлеге һөнәр ияләре итеп сынап караганнар. Лагерьда ял итү рәхәт, бик ошый аларга.
Биредә кайчандыр СССР эчке эшләре буенча халык комиссариатында эшләүчеләрнең балалары ял иткән, бүгенге көндә ул Татарстан Эчке эшләр министрлыгы карамагында.
Лагерьның тарихына күз салсаң, ул 1937 елда оештырылган. Заманында монда ял итүче балаларның әтиләре, бабалары ял иткән.
Без килгән көнне лагерьдә Эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән “Батырлык” чарасы сәгатьләре узды. Аннан юл кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым бинасы булган махсус автодромга юнәлделәр. Аның мәйданында светофорлар куелган, балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап, көн дә велосипедта йөриләр. Әнә шулай, җәйге ялдан соң яңа уку елын хәвеф-хәтәрсез үтәргә җыена алар. Хәер, юл кагыйдәләре каникулга чыкмый, ел әйләнәсе безне хәвеф-хәтәрләрдән саклый.
07_Verstka (1)
 Ләлә Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев