Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үз проектыңны башла

Казанда "Сириус. Җәй:үз проектыңны башла" программасы кысаларында проектларны яклау булып узды.

Казанда "Сириус. Җәй:үз проектыңны башла" программасы кысаларында проектларны яклау булып узды.

Ел дәвамында программада 500гә якын мәктәп укучысы, йөздән артык студент һәм партнерлар катнашты. Финалга 43 команда узды.

Төрле юнәлешләрне колачлап алган әлеге проектларны яклаучыларга биремнәр бирелде. Командалар ел буе башкарылган эшләрен күрсәтте.

Чарага республиканың төрле шәһәр-районнарыннан катнашучылар килде. Әлмәттән килгән Ирек Әхмәтҗанов "Нефть калдыкларын алга таба чимал буларак куллану өчен эшкәртү ысуллары" проекты белән чыгыш ясады. "Төп максатым – экологияне саклап калу һәм җитештерүчеләргә ярдәм итү", - ди ул.

Программада барлыгы 9 проект җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев