Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Үзем эшләгән акчага телефон алдым"

"Менә үзегез эшли башлагач, акча тәмен белерсез, теләгәнегезне алырсыз", - дия иде әнием безгә балачакта. Лаеш районы Кече Елга авылында яшәүче Мингалиевлар гаиләсендә дә еш яңгырый күрәсең бу фикер:...

"Менә үзегез эшли башлагач, акча тәмен белерсез, теләгәнегезне алырсыз", - дия иде әнием безгә балачакта. Лаеш районы Кече Елга авылында яшәүче Мингалиевлар гаиләсендә дә еш яңгырый күрәсең бу фикер: әнә Мөслим каникулын бер дә бушка уздырмаган. 12 яшендә үк "яшь бизнесмен" булып киткән.
Җәй көне каен, җир җиләге, кара бөрлегән җыйса, хәзер менә гөмбә сата. Бер сезонга җиләктән генә дә 40 мең сум акча эшләгән.
-  Мин табигатьне бик яратам. Урманга мәхәббәтне бабам тәрбияләде.Гөмбәләрне танырга да ул өйрәтте, - ди Мөслим. - Җиләк җыярга әни белән бергә йөрдек. Аннары аларны М-7 юлына алып чыгып сата идек. 1 литрын 500 сумнан җибәрдем. Сөйләшергә бик яратам. Шуңамы әнигә караганда миннән күбрәк тә алалар иде әле (елмая).
- Бер көнгә күпме җиләк җыя идең соң?
- Каен җиләген 10 литр җыйган чаклар да булды. Җир җиләге 3-4 чиләк булгандыр. Үземнең акчаны аерым "кассага" җыеп бардым.
- Җиләк җыеп 40 мең сум акча эшләгәнсең икән. Аңа нәрсәләр алдың соң?
- Мәктәпкә бөтен кирәк-яракны, матур-матур киемнәрне үзем алдым. Аннары смартфонга бик кызыгып йөри идем, шәп телефонлы да булдым. Хәзер менә иң зур хыялым: квадроцикллы булу. Акчаны шуңа җыя башладым.
- Киләчәктә кем булырга телисең?
- Компьютер белән кызыксынам. Программист буласы килә.
 
Нәзилә ХУҖИНА
 
Four year old boss playing director and looking at his computer screen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев