Зилә Сөнгатуллина: "Ел саен кемдер шаккатыра!"

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале Суперфиналының финиш сызыгы күренә башлады. Атна дәвамында 5 меңнән артык бала талант бәйрәмендә катнашып, үзен күрсәтте, үргә омтылды. Йолдызчыкларның чыгышларын 22 кешедән торган профессиональ жюри бәяләде. Мондый күпсанлы состав – бәйгеләрдә сирәк күренеш. Фикер алышканда бу кадәр профессионалның сүзләреннән гомум нәтиҗә ясауны жюри рәисе башкара. Күп еллар фестивальнең жюри командасын җитәкләүче, Татарстан һәм Россиянең халык артисты, профессор, Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Зилә Сөнгатуллина белән быелгы катнашучылар, репертуардагы тенденцияләр, яшь талантларның перспективалары турында сөйләштек.

- Быелгы талантлар уңышын ничек бәялисез?
- Ел саен гаҗәпләнүдән туктамыйм. Ел саен кемдер килеп чыга. Балалар үсеш, тәрбия алган, репертуарны дөрес сайлый белә. Беренче чиратта, балаларның репертуарына игътибар бирәм: алар нәрсә сайлый. Кайвакыт артык уйламыйча, бер көнлек җыр сайлап җиңмәкче булалар. Җырны да аңламыйлар, үзләре дә отышта түгел. Бер үк җырны бер-берсеннән кабатлап җырлаган очраклар да күп. Бу балаларга хас нәрсә, моның белән укытучылар ныклап эшләргә тиеш.
- “Уникс” концертлар залында атна буе фестивальнең Суперфиналы гөрли. Бу көннәр дәвамында шәхсән Сезнең яки жюри әгъзалары өчен бөтенләй көтелмәгән хәлләр, чыгышлар булдымы?
- Волгоградтан килгән Руслана Шәрипова шаккаттырды. Чын классик тавыш белән “Китмә сандугач”ны (Р.Яхин муз., Г.Зәйнәшева сүз.) башкарды. Тавышын эшкәртәсе бар шактый гына. Ләкин югары ноталарны дөрес итеп алулары, җиренә җиткереп башкаруы, хәтта вокализны югарырак күтәреп, шундый ноталар чыгаруы бик зур ачыш булды. Андый тавышларның фестивальдә булганы юк иде әле. Күбрәк эстрада белән мавыгалар бит. Пугачева, Киркоров репертуарыннан җырлар алалар. Минемчә, 21 гасырда балалар үз репертуарын булдырырга тиеш. Бу хакта без гел дә түгәрәк өстәлләрдә укытучылар белән сөйләшәбез.
- Үз репертуарын булдырырга тиеш дисез, ул бертөрлелеккә китермиме?
- Һич юк. Эзләнү нәтиҗәсендә алар күпме яхшы җыр табарга мөмкин. Элеккеге, онтылган җырларны гел дә тәкъдим итәм. Татар классикасында шундый матур әсәрләр бар бит! Кайберәүләр шундый җырларны әзерли дә, “менә бит, күптән бу җырны җырлатасы калган!” дигән фикер килә. Иң беренче безнең җырчыларда көй, җырының эчтәлеге, мәгънәсе, моңы булырга тиеш.
- Сез бу турыда мәгълүмат чаралары өчен уздырылган пресс-конференциядә дә сүз кузгаткан идегез. Калыпланган әсәрләр дә, онытылып барганнары да телгә алынды...
- Балалар да, аларның укытучылары да аңга килә. Соңгы берничә елда татар классикасыннан репертуар баетучылар күбәя, бу үзгә бер тенденциягә әйләнде. Композиторлар бит көйләрен җырчыларга җырлау уңайлы булсын дип тә язган. Бигрәк тә Яхин, аның әсәрләрен башкару җырчы өчен бөтенләй бәйрәм. Балалар моны аңлый башлады, татар классикасында җырларга уңайлы булган, шул ук вакытта тавыш диапазонын ача торган җырлар күп.
- Катнашучыларга тәкъдим итә алырдай аерым мисалларыгыз бармы?
- Бик күп сөйләшәбез, тәкъдим итәбез инде анысы. Ләкин һәркемгә дә килешмәскә мөмкин ул җыр. Бу нечкәлекләрне укытучы кеше белергә тиеш. Киңәшләрне һәм укучысының тавыш мөмкинлекләрен күз уңында тотып эзләнсә, тиешле җырны табу авыр түгел.
- Киңәш-тәкъдимнәргә килгәндә, яныгызга катнашучылар аларны сорап еш киләдер. Күпьеллык тәҗрибә нәтиҗәсендә алар белән аралашуның берәр тактикасын булдырдыгызмы?
- Махсус тактиканы уйлаганым юк. Кешесенә карап, һәр бала белән индивидуаль рәвештә аралашам. Монда нечкәлекләр күп. Кискен сүзләрдән сак булырга кирәк. Аларны эзләнүдән берәү дә туктатмый. Эзләгән, һичшиксез, үзенекен табар.
- Иң күп бирелә торган сораулар нинди?
- Гел дә “быел нинди яңа танлантлар бар?” дип сорыйлар. Яңа катнашучылар ел саен килә, сүз дә юк. Ләкин берничә ел катнашып килүче яшь талантның былтыргы чыгышы быелгысыннан шактый аерылып тора бит, аның үсеше күренә. Балаларның киләчәге белән дә ел саен кызыксыналар. Фестивальдә тәрбия алган балалар кая гына барса да, кем булып эшләсә дә, чыдам. Чөнки алар үз өстендә эшләргә, җиңелүләрне адекват кабул итәргә, җиңүләрдән соң туктап калмаска өйрәнгән.
- Медальнең икенче ягына күз салыйк. Фестивальнең тәҗрибәсе бай булуына карамастан, бүген күзгә күренгән кимчелекләр бармы чыгышларда?
- Бар. Мин, мәсәлән, инглиз телендәге чит ил эстрадасын, рок-җырчыларны кабатлаганнарын кабул итә алмыйм. Булдырамы, булдырмыймы, барыбер чыгып җырлый кайберәүләр. Без бу күренешне туктаткан идек инде. Менә тагын чәчәк ата башлады. Татарстан балалары татар, рус һәм итальян телендә җырлый. Бу телләрдә җырлау уңайлырак, алар талантны да дөрес күрсәтә. Кайвакыт җырның эчтәлегенә бөтенләй төшенмичә башкаручылар килеп чыга. Бу бер дә дөрес түгел.
- Телне белеп, нәрсә турында җырлаганын аңлап башкарса? Кемгәдер нәкъ шундый репертуар туры киләдер бәлки...
- Андыйлар да бар. Кайберләре инглиз телендә җырлаганда ачылып китә, үзен иркен тота. Ләкин андыйлар сирәк. Бу мондый репертуарны бөтенләй бетерергә дигән сүз түгел, билгеле. Ләкин тоташ инглизчә җырлар яңгырый башлагач, кайчак “Созвездие-Йолдызлык” бездә узамы, Америкадамы дип уйлап куям. Мин милләтче түгел. Ләкин Татарстанның үз йөзе булырга тиеш дип саныйм, горурланырлык йөзе. Республика бу хәрәкәтне үстерер өчен күпме акча бирә. Минемчә, милли сәнгатьне дә булдырырга, үстерергә кирәк. Эстраданы күп чәйнибез, ләкин аны кимчелексез итү дә бездән тора бит. Монда без артист репертуарны дөрес сайлый белергә, тышкы кыяфәт, ягъни костюм да чыгышка туры килергә тиеш дип өндибез. Ләкин кием сайлауда да зәвыкның роле зур. Бөтенесенә дә милли кием кидереп булмый инде. Ләкин миллилек безнең татарны күтәрә торган булырга тиеш.
- Һәр елдагыча, “Вокал-соло” номинациясенең өлкән яшь төркеменә зур игътибар бирелә. ГИТИСка Татарстаннан яңа студентларны да алар арасыннан сайлыйлар. Ә Сезнең “менә бу җырчыны үземә шәкертлеккә алыр идем” дигән фикерләр туамы? Андый катнашучылар бармы?
- Монда алар байтак. Күбесен музыкаль училищега юллыйм. Аны бетермичә дә Консерваториягә алган талантларыбыз бар, былтыр алар икәү иде. Аларга укырга авыррак бирелә, ләкин керү теләге һәм талантлары зур булгач, бу кыю адымны ясадык. Фестиваль ул яктан зур ярдәм күрсәтә, бу мине бик сөендерә. Районнар буйлап күп йөрим, “Созвездие-Йолдызлык” балаларындагы потенциал бик иртә күренә бит ул. Ә без 10-15 ел алга карап эш итәбез, чөнки училищеда 4 ел, соңрак консерваториядә 5 ел укып, чыныгу алгач кына, артистны чын “артист” дип атап, аны ирекле йөзүгә чыгарырга була.
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: