Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәмирә Рәҗәпованың улы Аязның спорт белән мавыгуы күпмегә төшә?

Зәмирә Рәҗәпова, сценарист, режиссер, алып баручы:- Улым Аязның хоккейга булган кызыксынуы бер яшь тә өч айда ук сизелде. Тәпи атлап йөрү башлау белән үк инде ул агач кәшәкә тотып, кайда ачык ишек бар...

Зәмирә Рәҗәпова, сценарист, режиссер, алып баручы:
- Улым Аязның хоккейга булган кызыксынуы бер яшь тә өч айда ук сизелде. Тәпи атлап йөрү башлау белән үк инде ул агач кәшәкә тотып, кайда ачык ишек бар, шунда гол кертеп, “гоууу, уаа” дип кычкырып йөри иде. Баланың кызыксынуын күреп, аны дүрт яшьтә “Зилант” спорт комплексына алып бардым. Ләкин безгә: “Улыгыз кечкенә әле, биш яшьтән генә алабыз”, - диделәр. Аязның хоккей белән шөгыльләнү теләге шулкадәр көчле булды ки, моны тренер да күреп ризалык бирде. “Ярар, иртәнге биш-алтыда йокыдан торырга кирәк булачак, йөрер дә туктар”, - дип уйладык ул вакытта. Хәзер Аязга ун яшь. “Ватан” спорт комплексының “Волга 2006” командасында уйный. Җиде ел дәвамында сезон саен иртәнге биштән-алтыдан бозда инде алар. Төрле вакытлар булды. Гастрольләр, гаиләдәге авыр чакларда сайлау алдында да калырга туры килде. Әмма мин Аязны хоккейдан мәхрүм итмәячәкмен, дигән карарга килдем. Ул бер нәрсә белән дә шулай җанын-тәнен биреп кызыксынмый. Барлык хоккей матчларын карый, спортчыларга кагылышлы барлык мәгълүматны белә.

Тренировкаларда хәрби хезмәттәге кебек катгый режим. Алар якшәмбе көнне генә ял итә. Атнаның калган көнендә һәр иртә биштә торып, тренировкага барабыз. Ике минутка соңга калу да кичерелми. Кичке тугыздан да калмый йокларга ятабыз. Малайлар үзләре киенеп-чишенергә тиеш. Әмма алар киләчәктә “урам малайлары” булмаячак инде. Спорт белән шөгыльләнүчеләр гәүдә төзелешләре белән дә, тәртип, дисциплина, мөстәкыйльлек ягыннан да яшьтәшләреннән аерылып тора.  Сүз дә юк, хоккей – җәрәхәт алу буенча иң куркыныч спорт төре булып санала. Монысы турыда да уйламыйча мөмкин түгел. Шул ук вакытта спорт чыныктыра да. Миңа да еш кына: “Балаңны нигә шулкадәр җәфалыйсың? Йокысын йокламый, ял итми”, - диючеләр бар. “Кем кемне җәфалыйдыр әле монда?” – дим күңелдән генә андый чакта.  Киләчәктә баламнан “йолдыз” ясау максатын куймыйм, иң беренче теләгем спорт ярдәмендә аны чын ир-ат итеп тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, аралашу даирәсендә спортчылар булсын иде дим. Һәм иң мөһиме – бу баланың үзенең бик зур теләге. Балаларын мәҗбүриләп хоккейга алып килгән очракларны да күрергә туры килде. “Әйдә инде, уйна, зинһар, бүләк бирәм, Макдональдска алып керәм”, - дип үгетләп тә карады әтисе бер баланы. Әмма бер-ике тапкыр килеп, бозга да басып карамыйча кайтып китте алар. Хоккейдан кала, Аяз тагын инглиз телен өйрәнә, бассейнга йөри.

Хоккей – җәрәхәт алырга мөмкин булган иң куркыныч спорт төре генә түгел, ә иң кыйммәтлесе дә. Бүгенге шартларда конкурентлыкка сәләтле бала үстерим дисәң, күп акча кирәк. Аяз – капкачы. Аның калканчыгы (щиток) гына егерме мең сум тора. Моннан тыш, тимераяк  (алты мең), кәшәкә (өч мең), шлем (ундүрт мең), эчке кием (биш йөз - өч мең), капкачы перчаткасы (унөч мең), гама (бер мең), муенчак (өч мең), күкрәкчә (ундүрт мең), гамаш (бер мең) кирәк. Җәмгыясе 75 мең сум чыга. Болар әле һәвәскәрләр өчен булганы гына шулай.
Ярымпрофессионалларныкы 150 мең тора. Дөрес, алары сезон саен алынмый.  Моннан тыш, төп тренировкага ай саен - 2600 сум, капкачы өчен күнегүләргә тагын 2000 сум акча түлисе.
 
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев