Кереме ничә сум?

Сәлам, дуслар! Кичәге соравым авыррак булыр дип уйлаган идем, аңа дөрес җавап бирүче бар! “Кокошь” сүзе тавык дигәнне аңлата.
Бүген бер гаиләнең керемен исәпләп карыйк. Бер ир, базарга барып, 50 сумга бер ат алган. Караса, атларны кыйммәтрәк бәягә дә саталар икән. Бу ир атын 60 сумга сатып җибәргән. Уйлаган-уйлаган да, җәяү кайтасы килмәгән моның. Шул ук атны 70 сумга кире сатып алган. Соңыннан, хатыны атны кыйммәт бәягә алгансың дип ачулануыннан куркып, хайванны 80 сумга сатып җибәргән. Бу ир сату-алуларыннан акча эшли алганмы? Эшләсә, кереме ничә сум?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.