Ничә сум түләячәк?

Сәлам, дуслар! Минем сорау-биремнәрне зарыгып көттегезме? Бик шәп! Җавапларыгызны язганда исемегезне дә күрсәтергә онытмагыз!
Бирем мондый. Тиз генә ашап алырга дип, кафега дүрт кеше кергән. Беренчесе өч бургер алган һәм 300 сум акча түләгән. Икенчесе бер бургер һәм ике савыт фри бәрәңгесе өчен 200 сумын калдырган. Өченчесе 2 кисәк пицца һәм бер савыт фри бәрәңгесе алган, 90 сум акча түләгән. Дүртенче кеше бер бургер, бер порция фри бәрәңгесе һәм бер кисәк пиццага заказ биргән. Ул ничә сум акча түләячәк?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балалар өчен табигать турында шигырьләр Балалар өчен табигать турында шигырьләр
-
Табигатькә – сәфәргә: кечкенә сәяхәтчегә киңәшләр 3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне
-
Сабантуй көрәшсез буламы? "Сабантуй" журналы менә инде ярты гасыр буена батыр егетләр арасында көрәш турниры уздыра.