Саннар
Май, 2024.
![Май, 2024.](https://sabantuyjournal.ru/images/uploads/categories/2024/5/2/77dc2d80105ab4cec0a187f1ae1699f2.png)
«Сабантуй» журналының май санында күп белемнәр һәм яңа танышулар көтә. Тышлыкта: Казанның «Галәм» 18 нче гимназиясенең «Хәят» ансамбле! Бу төркем егетләре бик оста итеп милли көйләребезне уйный. Җитәкчеләре – Марат Низамов. Уеннар, сканворд, сәхифәләрнең кызыклы геройлары да сезне көтә. «Әбүгалисина» комиксында Әбүгалисинаның игезәге Әбелхарисның Багдад шәһәрен үзенә каратуы турында укы. «Күңел моңы»нда гитара турында белербез. «Тәмлетамак»та – чиалы десерт. «Сабантуй» белән бергәләп җәйне каршылыйбыз!