Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Саба гимназиясе укучылары белән очраштык

Яңа уку елы башлану белән «Сабантуй» редакциясенең мәктәпләр белән очрашулары да дәвам итә. Бу юлы без Саба гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары белән күрештек.

Саба гимназиясе – бай тарихлы белем йортларының берсе. Узган ел үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән гимназиядә бүген меңнән артык укучы белем ала. Гимназия директоры Айнур Шәймәрданов сөйләвенчә, биредә республикабызның күп кенә танылган шәхесләре белем алган. Алар арасында Татарстан Рәисе дә бар. «Алар – безнең горурлыгыбыз!» – ди директор.

Гимназиянең тарихы белән якыннанрак танышу өчен биредә музей да эшли. Аны гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган тарих укытучысы Нурия Хәҗиева җитәкли. Ул укучыларда туган як тарихына, үткәннәргә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияли. Музейда тарих дәресләре дә еш үткәрелә. Нурия ханым үзе дә кайчандыр шушы гимназиядә белем алган, ә бүген инде 40 елга якын мөгаллим булып эшли.

Гимназиядә уку белән генә чикләнмиләр. Биредә төрле чаралар, түгәрәкләр эшли, балаларның сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Без килгәндә укучылар Кабак бәйрәменә әзерләнә иде. Сәхнә яратучылар «Сәйлән» бию түгәрәгенә йөри, икенчеләр шашка-нарды белән кызыксына. Хәрби-патриотик тәрбиягә дә зур урын бирелә. 2005 елдан гимназиядә «Патриот» хәрби-патриотик клубы эшләп килә. Аның әгъзалары республика һәм район күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Гимназия диварларын бизәгән дипломнар, грамоталар һәм кубоклар укучыларның төрле юнәлешләрдәге уңышлары турында сөйли.

Очрашуда моңа без дә инандык. Кызыксынучан һәм зирәк укучылар «Сабантуй» журналындагы «Күңелле тәнәфес» сәхифәсенең бирем-башваткычларын бик тиз чиште, хәтта бүләкләр дә отты. «Сабантуй»ның тарихы балаларда аеруча кызыксыну уятты. Бер гасырлык тарихы булган басмабызның элекке саннары белән танышканда, алар 1930 елларда чыккан «Яшь ленинчы» газетасын да кулларына алып укып карадылар. Ә без исә үз чиратыбызда Саба гимназиясендә каләм чарлаучы, иҗат белән кызыксынучы укучыларны барладык. Саба егет-кызларының иҗат җимешләре тиздән «Сабантуй» журналы битләрендә дә урын алыр, дип өметләнәбез! Яңа уку елында укучыларга яңа белемнәр, кызыклы ачышлар һәм зур уңышлар телибез!

Руфия Мөхетдинова

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев