Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Сабантуй» журналының декабрь саны

03 декабря 2025 «Сабантуй» журналының декабрь саны

Санаулы атналардан яңа 2026 нчы елга аяк басабыз! «Сабантуй» журналы укучыларына бу елның соңгы 12 нче санын тәкъдим итәргә әзер. Ул гадәти түгел, башка саннардан аерылып торачак.

Декабрь яңа ел календаре форматында эшләнгән. Тышлыкта һәркемне матур, ялкынлы һәм алтын яңа ел билгесе – горур ат сәламли!

Журналның эчке ягы исә 2026 нчы елның һәр айда буласы бәйрәмнәрен һәм истәлекле көннәрен чагылдыра. Битләр кызыклы фактлар һәм матур шигъри юллар белән тулыландырылган.

«Балама» остаханәсендә алтын куллы Нәргизә Сәфәрова укучыларыбызны Яңа елга гаҗәеп бүләк – чыршы-сабын ясарга өйрәтә.

2026 нчы елда сезне нәрсә көтә? Моны 16-17 нче битләрдә безнең йолдызнамә әйтеп бирер!

«Уен сәгате» сәхифәсе турында да онытмадык! Яраткан укучыларыбызны кышкы уеннар һәм сынамышлар каршы алыр.

Яңа ел – балаларның гына түгел, ә өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме! Бәйрәм уңаеннан «Сабантуй» укучыларыбыз өчен «Балама бүләк» акциясен игълан итә. Журналга язылып, шәп бүләк отарга мөмкин. Акция шартлары белән декабрь санының соңгы битләрендә тулырак танышырга була.

«Сабантуй»ны укыйк, һәр өйгә яздырыйк! Яңа елга бергә атлыйк, дуслар!