Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәшһүр ватандашлар_Петр I

(1672–1725)

Россиянең беренче императоры Петр I 1672 нче елның 30 нчы маенда Мәскәүдә туа. Яшьтән үк төрле фәннәр һәм чит илдәге яшәү рәвеше белән кызыксына. Петр I рус патшаларыннан беренче булып Европа илләренә сәяхәт кыла. 

Петр I Казанда да өч тапкыр була. Беренче мәртәбә 1695 нче елда туктала. 1708 нче елда исә Казанны яңа губерна дип игълан итү өчен килә. Өченче тапкыр Петр I бирегә 1722 нче елда сәфәр кыла. Россия императорының шәһәрдә булуы хөрмәтенә ул вакытта хәзерге Муса Җәлил урамы 21 нче йортта Петропавел соборы төзелә. 

Патша Казанга яңа сулыш өрә. Биредә ул постау (сукно), күн фабрикаларын ачтыра. 1718 нче елда аның әмере белән Казансуда адмиралтейство – хәрби суднолар ясау һәм аларны җиһазлау урыны төзелә. 1722 нче елда Петр I боерыгы буенча татар телендә «Манифест» басмасы нәшер ителә. Шулай итеп, татар басма китабы тарихы башлана. 1723 нче елда исә славян-латин мәктәбе ачыла. Соңрак Казан Диния академиясе дә барлыкка килә.

Петр I Болгар шәһәренә дә туктала. Аның җимерек хәлдә булуын күреп, патша ремонт эшләрен башларга һәм андагы тарихи биналарны сакларга дигән әмер бирә. 

Казанның Петр I белән бәйле сукмакларыннан әле дә үтәргә мөмкин. Әйтик, Муса Җәлил урамы, 19 нчы йортта урнашкан сәүдәгәр Михляев йортында патша 1722 нче елда тукталган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев