Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Сабантуй» журналының ноябрь саны

10 ноября 2025 «Сабантуй» журналының ноябрь саны

«Сабантуй» журналының ноябрь санына анонс

Көзнең соңгы аена рәхим итегез! «Сабантуй» журналы янәдән берсеннән-берсе мавыктыргыч язмалар тәкъдим итәргә әзер.

Тышлыкта укучыларыбызны күпкырлы талант иясе Казан кызы Хәят Шакирҗанова сәламли. Кечкенә йолдызның сәләтләре турында фотокомикс сөйләп бирер.

Агач түгел – яфраклы, тун түгел – тегелгән. Табышмакның җавабын беләсезме? «Үзебезнеке» сәхифәсендә китап бастыру этаплары белән таныштырдык. Видеотапшыруга да күз салырсыз.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ел да Әниләр көне билгеләп үтелә. Ә яраткан әнине ничек куандырып була? Әлбәттә, үз кулларың белән эшләнгән бүләк белән! «Балама» остаханәсендә алтын куллы Зилә Әхмәтшина милли изү ясарга өйрәтә.

«Сабантуй»лы сәяхәт»тә юллар безне Саба якларына илтте. Саба районының нинди 5 кызыклы урыны бар? Бу җирлек нинди шәхесләр белән дан тота? Журнал битләре барысын да сөйләр!

Имтихан дәвам итә. «Герой-шәһәр» сәхифәсендә белемне тикшерә торган биремнәр, шулай ук ял иткәндә уйнар өчен, оригиналь домино әзерләдек.

Тырнаклар нәрсә өчен кирәк безгә? Җавап биреп карагыз әле. Ә аларны ничек кайгыртырга? Табиб-подолог Елизавета Фокеева тырнаклар сәламәтлеге буенча киңәшләрен бирде.

«Балачак әдипләре» хәзерге заман әдипләре белән таныштыруны дәвам итә. Лилия Закированың «Укытучы малае» әсәре 24-25 нче битләрдә урын тапты. Шулай ук басманың соңгы битләрендә танылган язучы, шагыйрь һәм драматург Гадел Кутуй биографиясе белән танышырга мөмкин. Әдип турында моңа кадәр сез белмәгән мәгълүмат урнаштырылды.

«Сабантуй»ны укыйк, һәр өйгә яздырыйк! Ул сезнең ярдәмлегегез дә, киңәшчегез дә булыр!