Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

29 июнь – 5 июль атнасына йолдызнамә

Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар

Атна башында эшегездә авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Җитәкчегез белән конфликт килеп чыгуы ихтимал. Ял көннәрендә туганнарыгыз белән аралашудан зур рәхәтлек алырсыз.

Үгезбозау

Алдагы атна дәвамында үзегезне яңа яктан ачырсыз. Үзеңне танып белү, фикер сөрешен үзгәртү алдагы тормышны да үзгәртергә сәләтле. Иң мөһиме – бернәрсәдән дә курыкмагыз һәм беркайчан да туктап калмагыз.

Игезәкләр

Күптән күрмәгән дусларыгыз белән күрешерсез. Бәлки нәкъ менә хәзер алар сезнең тормышка ныклап үтеп керер. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрдә дә үзгәрешләр булырга мөмкин, шуңа күрә вакытыгызны бергә үткәрегез.

Кысла

Бер әйбердә игътибарны тотып тору җиңел бумаячак, шуңа күрә бераз ачуыгыз артыр. Моны булдырмас өчен эш һәм ялыгызны аралаштырырга онытмагыз. Саф һавада йөрү, үлән чәйләрен эчү файдалы булыр.

Арыслан

Яраткан кешегез белән ике арада низаг чыгарга мөмкин. Шуңа күрә авыр сүз әйтүдән сакланыгыз, сабыр итү сорала. Бәлки бергәләшеп табигатьгә чыгып керү ярдәм итәр.

Кыз

Хисләрегезнең бәйдән ычкынган мәле. Аек акыл белән эш итегез. Җитди карарларны кабул итүне кичектереп торуыгыз хәерле. Һәрбер мәгълүматны җентекләп тикшерегез.

Үлчәү

Алдагы атна яхшы булырга тора. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр яхшырачак, финанс хәлегез дә җайланыр. Алтын урталыкны саклап калу кагыйдәсен онытмагыз.

Чаян

Ялкаулыкны җиңеп чыксагыз, яңа атна бик тә уңышлы булачак. Көн тәртибен саклау, дөрес туклану һәм сәламәт йокы хакында онытмагыз. Гадәттәгедән күбрәк эшләр башкарып чыгачаксыз.

Укчы

Шәхси проблемалар хакында гына уйламагыз. Нәкъ менә кешеләр белән аралашу сезгә ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен ешрак һавада булырга тырышыгыз. Яңа танышулар хакында да онытмагыз.

Кәҗәмөгез

Буш вакытыгызны яңа белемнәр туплауга багышлагыз. Шул ук вакытта бары тик уңай тәҗрибәләргә генә мөрәҗәгать итегез. Үзеңне үстерү юнәлешенә зур игътибар бирсәгез, күп кенә конфликтларны читләтеп үтә алырсыз.

Сукояр

Һөнәри өлкәдә сезне зур уңышлар көтә. Шунысын истән чыгармагыз – көндәлек эшеңне әйбәт башкару белән бергә яңа идеяләрне туплау да эштә үсеш мөмкинлеген бирә.

Балык

Алдагы атна рухи үсеш өчен уңайлы булачак. Мөһим проектларны беркадәр кичектереп, иҗат, үз-үзеңне танып белү юнәлешенә күбрәк игътибар бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев