Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Барып күр!

Россия – искиткеч зур ил. Һәр төбәктә барып күрер урыннар бихисап. Кайберләрен без дә барладык.

Петергоф

Санкт-Петербург

Казаннан 1218 км

Фонтаннар, чәчәкләр һәм йөзъяшәр агачлар каласы. Аңа 18 нче гасыр башында Петр I нигез салган. Булачак каланың сызымын да патша үзе башкарган. Хәзерге вакытта Петергоф – музей-тыюлык. Анда бик күп фонтаннар, борынгы биналар, музейлар, парклар урнашкан. 

Борынгы заман рухын тою, кеше куллары төзегән матурлыкны күрү өчен барырга кирәк.

 

Мамай курганы

Волгоград

Казаннан 847 км

Дөньядагы Бөек Ватан сугышына багышланган иң зур комплекс. Төп һәйкәле – «Ватан-ана чакыра!» скульптурасы. Аны 8 ел төзегәннәр, биеклеге 85 метрга җитә. Комплекның Хәрби дан залында Сталинградны саклап һәлак булган 7200 сугышчының исеме язылган.

Биредә «Ватан», «батырлык», «хәтер» төшенчәләрен тирәнрәк аңлыйсың.

 

Кунгур мәгарәсе

Пермь крае, Филипповка авылы

Казаннан 516 км

Дөньядагы иң зур гипс мәгарәләреннән берсе. Озынлыгы 6 километрга якын. Шуның 1500 метры туристлар өчен җиһазландырылган. Галимнәр исәпләвенчә, әлеге мәгарә 12 мең ел элек барлыкка килгән.

Сүз белән аңлатып булмастай чиста һава суларга, табигатьнең нәфислеген күрергә була.

 

Лена баганалары

Якутия, Хангалас олысы

Казаннан 4375 км

Лена елгасы буенда тау токымнары убылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән табигый баганалар. Алар 524 километрга сузылган, биеклекләре 200 метрга җитә. Галимнәр, борынгы заманнарда биредә диңгез булган, дигән фикердә.

Уңыш елмайса, биредә миллион ел элек яшәгән хайван калдыкларын очрата аласың.

 

Байкал күле

Иркутск өлкәсе һәм Бурятия республикасы чиге

Казаннан 2153 км

Җир шарының иң борынгы сулыкларыннан берсе. Дөньядагы иң тирән күл (1637 метр). Төче су запасының 19 проценты шунда саклана. Элегрәк бу суны кайнатмыйча да эчәргә мөмкин булган. Ләкин соңгы вакытта Байкалны пычратучылар күбәйгән.

Күл буенда дөньяның бер генә почмагына да охшамаган табигатьне күрергә мөмкин.

 

Гейзерлар үзәнлеге

Камчатка крае

Казаннан 6350 км

Дөньядагы иң зур гейзер кырларының берсе. Бу урын гел «кайнап, пар чыгарып» тора. Гейзерлар үзәнлеге дәүләт тыюлыгы территориясенә керә. Туристлар бирегә озатучы белән генә уза ала.

Табигатьнең бер үк вакытта таң калдыра һәм куркыта торган көчен нәкъ монда тоясың!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев