Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Чәч сәламәт булсын, дисәң...

Җәй көне чәчләрне гел тәрбияләп торырга кирәк.

Көннәр җылытуга  күбебез баш киемнәрен салып, яланбаш йөрергә яратабыз. Тик кояш нурларыннан чәчләребезгә зыян килә. Шуңа да чәчләрне гел тәрбияләп торырга кирәк. Табигый үсемлек майлары юкарган, төссезләнгән чәчне файдалы матдәләр белән баета. Майлар баш тиресенә һәм чәчләргә бик тә файдалы. Үсемлек майларын шампунь белән дә, аерым да кулланырга була. Чәчләр өчен нинди үсемлек майлары кирәк икән?

Коры һәм тиз сына торган чәчләргә кастор мае ярдәмгә килә. Ул чәчне йомшарта, шулай ук кавыктан да саклый. Кастор маен суыткычта сакларга киңәш ителә.

Әрекмән маеның файдалы үзлекләре бик күп. Аның составында пальмитин  һәм стеарин кислоталары, протеиннар, минераль тозлар бар. Әрекмән мае баш тиресендәге кан әйләнешен яхшыртып кына калмый, чәчнең үсешен дә тизләтә.

Авокадо маен балалар чәче өчен кулланырга була. Ул А һәм D  витаминнарына, микроэлементларга, лецитинга бай. Авокадо маеннан соң чәчләр йомшара, тарау да җиңел була.

Җитен  мае баш тиресенә файдалы, кавыкны киметә.

Дөге маеның файдасын ишеткәнегез бармы? Ул озын чәч үстерергә теләүче кызлар өчен файдалы булыр. Чөнки чәчнең үсешен тизләтә. Шулай ук дөге маен кашларга, керфекләргә сөртсәгез дә зыяны булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев