Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Чит ил кинотеатрларында нәрсә ашыйлар?

Кино караганда кетер-кетер нидер кимереп утырырга яратабыз. Без генә шулай түгелдер бит?! Чит ил кинотеатрларында киноны нинди ризык кимереп карыйлар икән?

Кино караганда кетер-кетер нидер кимереп утырырга яратабыз. Без генә шулай түгелдер бит?! Чит ил кинотеатрларында киноны нинди ризык кимереп карыйлар икән?

1. ИСПАНИЯ - Көнбагыш
Безнең кинотеатрларга көнбагышны яшереп алып керсәң генә. Ә Испаниядә аны кассада попкорн белән бергә саталар икән.
2. ЯПОНИЯ - Кипкән балык
Монда диңгез продуктлары бик популяр. Кинога керер алдыннан кипкән иваси яки анчоус сатып алырга мөмкин.
3. БАРБАДОС - Балык шарлары
Әлеге илдә парк һәм кинотеатрларда төрле тәмләткечләр кушып онда әвәләнгән балыктан ясалган кечкенә шарлар ашыйлар.
4. КӨНЬЯК КОРЕЯ - Кыздырылган каштан
Монда сеанска кергәндә кыздырылган каштан алырга була.
5. ФИНЛЯНДИЯ - Мармелад
Финляндия халкы баллы ашарга ярата, күрәсең. Чөнки алар кинотеатрга да мармелад алып керә.
6. КЫТАЙ - киптерелгән тозлы кара җимеш яки слива
Әйе-әйе! Слива белән кара җимешне тозлап та ашап була икән. Хмм, ашап карарга кирәк әле.
7. ҺИНДСТАН - Сендвич
Бу ил кинотеатрларында сендвич һәм хәтта кабартма ише камыр ризыгы ашап утыручыны да күрергә мөмкин.
8. КОЛУМБИЯ - Кыздырылган кырмыска
Югарыда язылган тәм-томнарны ашап карарга җөрьәт итсәк тә, мондагыны ашый алмас идек... Чөнки Колумбия кино сөючеләренең популяр ризыгы – кызган кырмыска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев