Дөрес туклана беләсезме?

Бүгенге көндә дөрес туклану һәм актив тормыш рәвеше алып бару модага кереп китте. Бу - бик әйбәт күренеш. Тик күпләр моның белән артык мавыгып китеп хаталар ясап ташлый. Әгәр чыннан да дөрес туклансагыз, артык килограммнардан гына котылып калмыйча, организмыгызны да чистартырсыз. Бу өлкәдә хаталар җибәрмәс өчен, берничә ысулны колагыгызга киртләп куегыз.
1. Аксым, май, углеводлар турында артык күп уйлау
Алар турында артык уйлап, аерым игътибар бирергә кирәкми. Әлеге маддәләрдән максималь файда өчесен бергә тигез ашаганда гына булачак. Калорийларны санау белән дә мавыкмагыз.
2. Рационнан яраткан ризыкларыгызны алып ташлау
Бу организмны зур стресска китерәчәк. Мисаллар ярдәмендә карыйк. Майлы, кызган азыклар, фаст-фуд ашарга яратасыз икән, аларны чикләвекләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән алмаштырыгыз. Бу ризыкларда зыянлы азыкларны алмаштыра алырлык витаминнар бар.
3. Начар кәефкә игътибар бирми йөрү
Бу организмга нидер ошамый дигән сүз. Димәк, диетагызны тагын бер кат күз уңыннан үткәрү кирәк. Озакламый чәч коелу, тырнак сыну, авыз эче кибү, баш авырту күренешләре дә барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта да сезгә ярдәмгә җиләк-җимеш, яшелчәләр килер.
4. Спорттан баш тарту
Ябыгу өчен дөрес туклануга утыргансыз икән, физик күнегүләрсез эш бармас. Гадәти растяжка, йөгереп кайту, бассейн - бер дигән чаралар.
5. Су эчү
Әлеге пунктка аерым игътибар бирегез! Организмга көненә 2 литр су кирәк. 2 сәгать саен теләмәсәгез дә 1 стакан су эчеп куярга гадәтләнегез.
6. Спорт азыклары
Биокушылмалар белән мавыкмаска тырышыгыз. Ябыгуга организм үзе килергә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....