Беләсем килә!
Имгәнсәң, кая барырга?
Әлбәттә, травматологка! Пешсәң дә, өшесәң дә ул ярдәм итәчәк. Синең дә травматолог буласың килсә...
Кирәкле сыйфатлар:
Җаваплылык, һәрвакыт тыныч булып кала белү, авыр хәлләрдән чыгу юлын тиз табу, физик ныклык.
Уңай яклары:
Һәрвакыт кирәкле һөнәр, югары хезмәт хакы түләнә.
Тискәре яклары:
Тәүлекнең төрле вакытында эшләргә туры килә, пациентларның сәламәтлеге өчен җаваплылык зур.
Нишләргә кирәк?
Травматолог буласың килсә, биология фәне белән дус бул. Анатомия, химияне өйрән. Физик күнегүләр турында да онытма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев