Эсседән ничек качарга?

Җәйнең эссе булуы яхшы, анысы. Ләкин артыкка киткәч, ул да туйдыра. Җитмәсә, нык эссе һава торышы сәламәтлеккә дә зыянлы бит. Бу көннәрдә кемдер суга кереп, кемдер кондиционер астында хәл ала. Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек суытырга? Бездән берничә киңәш!
1.Бүлмәгә үтеп кергән кояш нурлары һаваны һәм бүлмәдәге әйберләрне җылыта. Шуңа да, кояш төшмәслек итеп, тәрәзәләрне каплап куярга кирәк. Штораларны ябарга яки тәрәзәләрне махсус пәрдә белән ябыштырырга була.
2.Бүлмәне көндез җилләтмәгез. Тәрәзәләрне кояш баегач кына ачыгыз һәм иртән һава җылына башлауга ябып куегыз.
3.Һаваны дымландыру да ярдәм итә. Бүлмәгә пульверизатор белән бераз салкын су сибеп алыгыз. Чамасын гына югалтмагыз!
4.Плитә, духовка, чәйнек, үтүк ише җиһазларны кабызмаска тырышыгыз. Хәтта компьютер, телевизор да өйне җылыта. Кирәкмәгәндә аларны да сүндереп торыгыз.
5.Ябына торган җәймәләрне туңдыргычта суытып алыгыз.
6.Көненә 1-2 тапкыр сап-салкын су белән тузаннарны сөртеп, идәнне юып чыгарыгыз.
Бу киңәшләрнең берсен генә үтәү әллә ни файда китермәс. Ә менә берничәсен эшләгән очракта, эсседән качу җиңелрәк булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!