Һөнәр сайлыйм
Синең дә шәфкать туташы буласың килсә...
Кирәкле сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, игътибарлылык, аралашучанлык, пөхтәлек, җаваплылык, чыдамлык.
Уңай яклары: бүгенге тормышны шәфкать туташыннан башка күз алдына китерү дә авыр. Бу һөнәр иясенә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Шәфкать туташы белемнәрен гаиләдә дә куллана ала – укол кадарга, яраны бәйләргә мөмкин.
Тискәре яклары: бу – бик тә җаваплы хезмәт. Шәфкать туташының бер хатасы авыруның тормышын хәл итәргә мөмкин. Төнге сменада эшләү, ә кайчак тәүлек буе дежур торулар сәламәтлеккә зыян сала. Авырулар белән аралашканлыктан, чир йоктыру куркынычы да бар.
Нишләргә кирәк? Гомереңне медицина белән бәйләргә телисең икән, әйләнә-тирә дөнья, биология, химия фәннәрен тырышып укырга кирәк. Анатомия буенча белемнәрне арттырып тору зарур. Латин алфавитын өйрәнә башласаң да зыянга булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев