Иң акыллы җәнлекләр

Маймыл
Дөньядагы акыллы җәнлекләр исемлегендә маймыллар (шимпанзе һәм карлик шимпанзе) беренче урынны алып тора. Маймылларның баш мие бик катлаулы һәм зур. Галимнәр фикеренчә, маймылны кеше кебек үк яхшы йөзәргә, пычак, чәнечке тотып ашарга өйрәтергә була икән.
Фил
Акыл буенча филләр маймыллардан соң икенче урында. Аларның хәтере бик яхшы. Көньяк Кореяда гаять сәләтле фил яши икән. Ул кореяча 8 сүз әйтә алган. Хортумнары (хобот) ярдәмендә рәсем ясарга оста филләр дә бар.
Дельфин
Дельфиннар бик көчле интеллектка ия. Галимнәр фикеренчә, аралашу өчен дельфиннарның берничә мең төрле тавыштан торган үз телләре бар.
Эт
Эт - бик акыллы, кешенең иң тугры дусты. Ул кеше сөйләменең интонацияләрен һәм боерыкларын аера, кеше әйткән сүзләрнең мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлый. Бордер-колли, пудель, алман овчаркасы, ретривер токымлы этләр иң акыллылардан санала.
Песи
Песиләр кешеләрне үзләренең ягымлы һәм тынычлык сөючән холкы белән җәлеп итә. Кемдер хәтта песиләр, югары акылдан тыш, шулай ук экстрасенслык сәләтенә ия, дип раслый. Еш кына, эт кебек үк, үз хуҗасының холкын яхшы истә калдыра. Песиләр акыллы гына түгел, хәйләкәр дә әле.
Күсе
Күселәр менә дигән инстинктка, хәйләкәрлеккә ия. Галимнәр фикеренчә, аларның баш мие төзелеше буенча кешенекенә бик охшаш. Шуңа да күселәр лаборатор тикшеренүләрдә еш кулланыла.
Тиен
Тиеннәр шулай ук акыллы җәнлекләр исемлегендә. Аларны кулдан ашатырга өйрәтергә була. Алар бер тапкыр сыйлаган кешене җиңел истә калдыралар, икенче көнне дә аның янына сый алырга киләләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.