Карбызны ничек сайларга?

3 август – карбыз көне

 

Ел да кабатлана, ләкин ел саен җавабы онытыла торган сорау бу. Тәмле, баллы карбызны тышыннан гына танып буламы соң?

Карбыз сайлаганда менә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк икән:

- ул уртача зурлыкта, ләкин авыр булмаска тиеш,

- киселгән, ярылган урыннары булмасын,

- кабыгындагы сырлар контраст булсын, кабык каты булса һәм ялтырап торса яхшы,

- карбызның җиргә тиеп торган өлешендәге табы ачык сары яки кызгылт-сары төстә булырга тиеш,

- яхшы карбыз кабыгына сукканда җиңелчә яңгыравык тавыш чыгара,

- аңа уч белән сукканда вибрация тоярга була,

- кысканда җиңелчә шытырдап куя.

 

Карбызны сату урыны да әһәмияткә ия. Ул койма белән әйләндереп алынган һәм өсте каплаулы булырга тиеш. Карбыз махсус киштәләрдә сакланса яхшы. Ә менә юл буенда җирдә ятучы карбызны сатып алмавың хәерле. Ә инде ул өлгергәнлеген күрсәтү өчен кисеп тә куелган икән, бу урыннан тизрәк качарга кирәк.

 

Шунысы да бар: сатучыдан карбызны үстергән оешманың сертификатын һәм карбызның сыйфаты турында таныклык таләп итә аласыз!

 

Ашар алдыннан карбызны сабынлы су белән яхшылап юарга киңәш итәләр. Бер утыруда ашап бетерә алмасагыз, калганын азык-төлек пленкасына төреп, суыткычта саклагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    56
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    41
    0
    0