Китап турында кызыклы фактлар

9 август – Китап яратучылар көне
Китап турында кызыклы фактлар беләсегез киләме?
Дөньяда иң кечкенә китап (1х1миллиметрлы) – балалар өчен язылган “Карт король Коул” әкияте. Аны 1985 елда бары тик 85 данә итеп Шотландиядә “Глениффер пресс” нәшриятында бастыралар. Бу китап шул кадәр кечкенә ки, аның битләрен бары тик инә очы ярдәмендә генә ачарга мөмкин икән.
Ә иң зур “Супер-китап” 1976 елда АКШның Денвер шәһәрендә нәшер ителгән. Аның киңлеге – 2 метр 74 сантиметр, озынлыгы – 3метр 7 сантиметр, авырлыгы – 252,6 килограмм, битләр саны – 300.
Иң зур сүзлек булып 1854 елда Якоб һәм Вильгильм Гриммнар башлаган Deutshes Wortetlich санала. Аны бары тик 1897 елда гына тәмамлыйлар. 34 519 биттән торган бу сүзлек 33 томда.
Иң зур китап кибете – Нью-Йорктагы “Барнс энд Ноубл Букстор”. Мәйданы 14 мең 330 квадрат метр. Ә китап киштәләренең озынлыгы 20 километр 71 метр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.