Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кыйгак-кыйгак

Борынгы Римда йортларны казлар саклаган! Әйе-әйе, бу кошлар эт кебек усал була ала. Тагын алар...

Тарих
Галимнәр фикеренчә, кыргый казларны якынча 3 мең ел элек борынгы
Мисырда кулга ияләштергәннәр. Ә Россиягә бу кошлар 17 нче гасырда
Германиядән кайтартылган.
Факт
Ана каз елына 15–30 йомырка салырга сәләтле. Бер йомырканың
авырлыгы 170 граммга җитәргә мөмкин. Ул тавык йомыркасыннан 3-4
тапкыр авыррак.
Сан
Дөньяда йорт казларының 80 гә якын төре бар.
Бу – кызык!
Казлар бик яхшы ишетә. Бер-берсе белән аралашу өчен алар унлап
төрле аваз куллана.
Гадәт
Суда йөзү – казларның яраткан шөгыле. Яңа туган бәбкәләр икенче
көнне үк йөзә ала. Ә судан чыканда ни өчен казлар коры кала соң? Каз
каурые май белән капланган. Ул кошларның мамыкларын юешләнүдән
саклый.
Белеп тор!
Казлар салкынга чыдам. Тире астындагы калын май катламы аларны
җылытып тора.
Холык
Бу кошлар шактый усал. Алар үз территорияләрен бик яхшы саклый.
Шуңа да казлар янында ачуларын китереп йөрмәвең хәерле.

Авырлыгы – 8–9 килограмм
Буе – 70–90 сантиметр
Йомырканың авырлыгы – 170 грамм

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев