Кызу сукса нишләргә?

Эссе! Мондый көннәрдә су коенасы, кояшта кызынасы килә. Ләкин бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый: җәй көне кояш астында озак йөрсәң, кызу сугуы ихтимал. Кеше хәтта аңын югалтырга да мөмкин. Бу очракта кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Ә ул килгәнче зыян күрүчегә менә ничек булышырга була:
1. Зыян күргән кешене күләгәле, яхшы җилләтелә торган урынга алып кереп яткырыгыз.
2. Җылы киемнәрен салдырыгыз. Аяк астына мендәр яки валик кыстырыгыз.
3. Маңгаена юеш чүпрәк куегыз. Әз-әзләп кенә чиста яки тозлы су каптырып торыгыз.
Мондый хәлгә калмас өчен, эсседә озак йөрергә ярамавын, җиңел баш киеме кияргә кирәклеген онытмагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.