Беләсем килә!
Милли кием: мордва костюмы
Мордва халкы киемнәрендә ак, кызыл, шәмәхә төсләр өстенлек итә. Ел буе матур булыр өчен ясалма чәчәкләрдән тәкыялар үреп кигән мордва кызлары.
Мордва костюмының үз үзенчәлеге булса да, аңа рус мәдәниятенең дә тәэсире була. Чалыш чигү белән бизәкләр ясау, нәкъ менә шул чорга карый. Ә татарлардан алар билле камзул, мех эшләнмәләрен үзләренә кабул итеп алган. Мордва киеме матур гына түгел, ә тавышлы да әле. Чөнки киемнәрне махсус шөлдерләр, көмеш тәңкәләр белән бизәгәннәр. Кеше хәрәкәтләнгән чакта алар чыңлап торган. Бик борынгыдан килгән мордва күлмәге – сюлгам дип атала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев