Нәрсә ул конституция?

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Ә нәрсә соң ул Конституция? Ул нигә кирәк?

Конституция – илнең төп законы. Ул иң югары юридик көчкә ия. Татарстан Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә һәм 30 ноябрьдә гамәлгә керә. Ул преамбуладан һәм 7 бүлектән тора. Татарстанның төп законында 126 матдә бар. Конституциягә 17 тапкыр төзәтмәләр кертелә. Соңгы мәртәбә аны 2012 елның 22 июнендә редакциялиләр.

Конституция көне – зур бәйрәм. Бу көн республикада ял көне дип игълан ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    271
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    426
    0
    3