Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Питбайк – дусмы? Әллә дошманмы?

Синең, питбайкка утырып, юлдан җилдерүче яшьтәшләреңне күргәнең бардыр. Әти-әниеңнән үзеңә дә шундый байк алып бирүләрен сорагансыңдыр әле. Тик питбайкта йөрү чыннан да текәлекме, әллә бик куркыныч гамәлме?

 

Нәрсә ул питбайк?

Питбайк ул – кечкенә, җиңел мотоцикл. Аны еш кына машиналар һәм җәяүлеләр булмаган махсус мәйданчыкларда күнегүләр ясау өчен алалар. Бу BMX велосипеды кебек: ул төрле трюклар ясау өчен шәп, әмма берәү дә, аңа утырып, шоссе буйлап зур автомобильләр арасыннан йөрми. 

Исеңдә тот: питбайк ул – спорт инвентаре, ә зур юлда йөрү өчен транспорт түгел.

 

Питбайкта ничә яшьтән йөрергә була?

Балалар мотомәктәбенә гадәттә 5–6 яшьтән кабул итәләр. Әмма иң мөһиме синең ничә яшьтә булуың түгел. Тренерлар гадәттә буй озынлыгына, көчкә, координациягә һәм, иң мөһиме, инструкцияләрне тыңлый һәм үти белүгә карыйлар. Башта балалар иң кечкенә байкларда шөгыльләнәләр, машиналар да, җәяүлеләр дә булмаган ябык мәйданчыкта күнегүләр ясыйлар.

Ә менә машина юлына мотоциклга утырып бары тик 16 яшьтән генә чыгарга мөмкин. Бу очракта да байкны йөртү таныклыгы һәм техниканың закон буенча рәсмиләштерелгән булуы сорала. Бу аңлашыла да: юл –куркыныч урын, һәм анда мотоцикл йөртергә өйрәнгән һәм юл кагыйдәләрен яхшы белгән кеше генә йөрергә тиеш.

 

Ярый – ярамый

Ярый: махсус әзерләнгән мәйданчыкларда, мотодромнарда һәм ябык трассаларда. Анда өслек тә, маршрутлар да күнегүләр куркынычсыз булсын өчен махсус уйланылган.

Ярамый: машина юлларында, юл кырыйларында, ишегалларында, паркларда, стадионнарда. Анда кешеләр балалары һәм этләре белән йөрергә, ял итәргә чыга, шуңа күрә зур тизлектә килгән мотоцикл белән очрашу бәла-казага китерергә мөмкин.

Тагын бер катгый кагыйдә: питбайкка пассажир утыртырга ярамый, ул бер кешегә генә исәпләнгән. Әгәр дустыңны утыртсаң, баланс бозыла, егылу һәм авыр җәрәхәтләр алу куркынычы бермәбер арта.

Экипировка 

Шлем. Ул башны бәрелүдән саклый.

Перчаткалар, тез- һәм терсәксаклагычлар. Егыла калсаң, алар аяк-кулларыңны сынудан саклар.

Нык тукымадан тегелгән куртка һәм чалбар. Махсус мотоэкипировка куллану яхшырак: егылганда, гади футболка һәм джинслар җәрәхәтләнүдән саклый алмас.

Һәм тагын бер кагыйдә: беркайчан да питбайкта үзен генә йөрмә. Яныңда өлкән кеше яки тренер булсын. Ул кирәк вакытта сиңа ярдәм итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев