Рамазан аена әзерләнәбез
Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмә.
Бик тиздән Рамазан ае башлана. Ураза – ашау-эчүдән генә тыелып тору түгел. Адәм баласының шушы айда теле дә, күзе дә, башка әгъзалары да пакъләнергә тиеш. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһы Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала», – диде.
Ураза тотучылар елдан-ел арта бара. Әти-әниләре белән бергә, балалар да шушы изге айны каршылый, ураза тота. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмәбез дә шул хакта.
– Җәлил хәзрәт, балаларны әти-әниләр ничә яшьтән уразага өндәргә тиеш?
– Балаларны 9-10 яшьтән ураза тотарга әкренләп өнди башларга кирәк, дип уйлыйм. Үземнең балалар кечкенә чакта, 9-10 яшьләрдә ураза тота башлаганда көннәр чагыштырмача кыска иде. Уразаның башында, уртасында һәм ахырында өчәр көн тотсалар, бик яхшы. Кадер кичәсе алдыннан әкренләп уразага ияләштерергә дә мөмкин. Ә менә балигълык яшендә ураза – фарыз, икенче төрле әйткәндә, тиеш гамәл. Балигъ булганчы бала уразага җайлап-җайлап өйрәнсен. Көче җитәрлек булса, тотсын, юк икән, гайрәте чигәрлек булмасын.
– Рамазан аеның мәгънәсен аңлату буенча ата-аналар нинди эшләр башкарырга тиеш?
– Иң беренче, рамазан аенда ата-ана үзләрен лаеклы тотарга тиеш. Нәрсә генә сөйләсәң дә, әгәр үзеңне тиешле дәрәҗәдә тота алмыйсың икән, аннан бер файда да юк. Йортта бергәләшеп сәхәр ашала, барлык гаилә әгъзалары бергәләшеп авыз ачалар икән, бу - балаларга да үрнәк. Балаларга уразаның ни өчен фарыз гамәл булуын, Коръәннең ни өчен бу айда иңдерелүен аңлатырга кирәк. Менә дөньда шундый афәт килеп чыккач, хәзер күбебез өйдә. Элек, еш кына, балаларга вакыт җитми, дип зарлана идек. Карантин вакытында балалар да, оныклар да янда. Гаиләләребезне бергә тупларга яхшы форсат чыкты. Моннан файдаланып калырга кирәк.
Сәламәтлеге җитә икән, һәр балигъ кеше ураза тотарга тиеш. Башка елларда безнең авылда ел саен тәравих намазларына 120 ләп кеше җыела иде. Гаиләләр белән җыелышып мәчеткә йөри дек. Балалар тәравих әйтәләр, аларны шатландырып, күчтәнәч-бүләкләр әзерлибез. Инвалидларга, өлкән яшьтәге әби-бабайларга шулай ук күчтәнәч әзерли дек. Балалар барысын да күрә бит. Шәхси үрнәк бу алар өчен. Рамазан ае ул – Коръән ае. Бергәләшеп аятьләр ятларга кирәк. Балаларга рамазан аеның матурлыгын күрсәтү мөһим.
– Ураза тотучы әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Еш кына, көннәр озын вакытта сәфәрдә күбрәк ашарга кирәк, дип язалар. Ә мин чамалап ашарга киңәш итәм. Күп ашасаң, эчәсе килә. Һәр кешенең организмы үзенчә. Аны тыңлап эшләргә кирәк.
Аллаһ Тәгалә барчабызга да шушы изге айны изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен!
Ураза тотканда ният һәм ифтар догасы
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына: "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен, Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр". Ниятне гарәпчә әйтергә дә мөмкин: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".
Авыз ачканнан соң, гарәпчә: "Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү", һәм татарча: "Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл", - дип дога кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев