Скрипка турында кызыклы фактлар
Музыка уен кораллары арасында скрипка – иң нәзакәтлесе һәм затлысы. Аны «Оркестр патшабикәсе» дип тә йөртәләр. Кыллы музыка уен кораллары арасында ул иң матур тавышлы.
Скрипканың бабасы булып гарәп ребабы, казах кубызы, испан фиделе һәм виола санала. Халык уен коралы буларак срипка Белоруссия, Польша, Румыния, Югославия илләрендә тугызынчы гасырдан ук билгеле. Бүгенге көндә без күрергә ияләшкән скрипканың барлыкка килүе итальян Амати, Страдивари һәм Гварнер кебек осталарның исеме белән бәйле.
Скрипка ике төп өлештән – корпус һәм грифтан тора. Алар буйлап кыллар тарттырылган. Күләме якынча – 60 сантиметр, авырлыгы – 300-400 грамм.
Дөньяда иң зур скрипка Германия осталары тарафыннан ясалган. Аның биеклеге 4 м 27 см, иңе 1 м 37 см. Бу инструмент оригиналдан нәкъ җиде тапкыр зуррак. Мондый скрипкада гади генә таякчык белән уйнап булмый. Таякчыкның озынлыгы 5 метр 18 сантиметр. Ә скрипкада уйнау өчен өч кеше кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев