Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Совет мультфильмнары нинди сер саклый?

3 ноябрь - сер саклау көне. Ә без аларны сакламаска булдык.

«Союзмультфильм» студиясенең шаян тарихларында бер генә буын үсмәгәндер. Үзең дә исең китеп Бүре белән Куянның бетмәс бәхәсен, Винни-Пухның маҗараларын, Ябалак түтинең кызыклы хикәяләрен, «Простоквашино»дан Дядя Федор посылкасының язмышын күзәткәнсеңдер.
Әйдә бу гениаль совет мультфильмнарының сәхнә артына кереп, берәр кызыклы нәрсә белик?

 

"Ну, погоди!"


1969 елда дәүләт заказы буенча чыгарылган Совет мультипликациясенең легендасы һәркемгә таныш. Бүре белән Куянның куышлы уены Диснейның «Том һәм Джерри»сына тиешле җавап итеп, хәтта популяррак та булды.

Түрәләр аниматорлардан бер генә нәрсә сораган – берәр мәзәк нәрсә эшләргә. Мультфильмга акчаны җитәрлек бүлеп биргәннәр. Мультфильмны җитештерүдә танылган юмористлар: Эдуард Успенский, Александр Курляндский, Аркадий Хайт, Феликс Камов эшләгән.

Мультикның 12 сериясен җитештергәндә, Бүрене фараон Рамзес саркофагына керткәннәр. Авторлар арасында бик оак бәхәс барган: Мисыр җитәкчелегенең реакциясе кайберәүләрне куркыткан. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган.

«Ну, погоди!»ның музыкаль җыелмасы да менә дигән. Анда көнбатыш һәм совет эстрадасы бик урынлы яраклашкан. Ләкин титртларда алар турында бер мәгълүмат та юк. Ул чорда аларны язу кабул ителмәгән.
Әйтик, мультикның башламындагы музыка – ул Венгрия композиторы Томаш Даекаподның Vizisi («Су чаңгылары») дип исемләнгән. Ул 1967 елда «Мелодия» фирмасы чыгарган Венгрия эстрада музыкасы җыентыгында дөнья күргән.

 

 

«Трое из Простоквашино»


Мультикның популярлыгы Успенскийның «Дядя Федор, эт һәм мәче» китабыныкыннан берничә тапкырга күбрәк булган. Режиссер Владимир Попов бары 3 серия гына төшергән, шуңа күрә экран версиясенә китап сюжтының күп өлеше сыймаган. Әмма моннан «Простоквашино» мультигын ясаучылар отышта калган. Йомшак күңелле Матроскинны, этне, дядя Федорны, аныд әти-әнисен һәм почтальон Печкинны миллионлаган аудитория үз иткән.

Шунысы кызык – авторлар озак кына чәүкә аласын (Галчонок) ясый алмаган. Студиягә кергән һәркемнән кечкенә чәүкә ясауларын сораганнар хәтта.

Безнең яраткан Матроскин бөтенләй Тараскин булган башта! Успенский китабын язганда, мәчегә исемне «Фитиль» киножурналындагы үзенең хезмәттәше Анатолий Тараскинга атап куймакчы булган, ләкин Тараскин баш тарткан. Шулай да соңрак әйткән: «Нинди тиле булганмын! Фамилиямне бирергә жәлләгәнмен бит, ә!».

 

 

"Винни-Пух"


Мультипликаторлар Винни-Пух образын тудырганда, аны артык йөнтәс итеп ясаган. Аюның колаклары чәйнәлгәндәй, ә күзләре төрле зурлыкта булган. Йоны да төрле якка авышкан. Шуның аркасында Виннига «котырган тузганак» дигән кушамат биргәннәр.

Пятачок исә башта тәмле сарделькага охшаган булган. Тамашачыларга таныш кыяфәткә китергәнче, рәссамнар бихисап вариантлар ясап караган.

 

 


«Кот Леопольд»


Леопольдның беренче ике сериясе күчереп кую техникасы ярдәмендә эшләнгән. 1975 елда әле «Экран» Иҗади берләшмәсендәге сәнгать остаханәсе булмый. Геройлар гәүдәсенең кечкенә өлешләрен кәгазьдән кисеп, пыяла астында күчереп, хәрәкәт иллюзиясен булдырганнар.

Мультфильм авторлары өчен мәчене Барсик яки Мурчик дип кенә атау бик гади тоелган. Кайберәүләр әйтүенчә, төп геройга исемне сценарий авторы Аркадий Хайтның улы биргән. Өлкәннәр мультфильм җитештергәндә, ул «Неуловимые мстители» фильмын караган. Анда ак гвардиче-полковник Кудасовның исеме нәкъ менә Леопольд.

Шук тычкннарның исемнәрен беләсеңме соң? Юан сорысы – Мотя, нәзек ак тычкан – ул Митя. Белеп тор!

 

 

«Чебурашка»


Чебурашка... беркемгә дә билгеле булмаган, ышанучан тропик җәнлек. Персонажның мондый сәер исеме каян барлыкка килгән соң?
Бервакыт сценарий авторы Эдуард Успенский бер журналистка дустына кунакка барганы турында сөйләгән. Килүгә әнисенең тунын киеп басып торучы кызчыкны күргән. Ул адым саен диярлек абынып егала торган булган. Кызчыкның әтисе: «Опять чебурахнулась!» - дигән. Үзенчәлекле сүз авторның хәтерендә уелып калган һәм кечкенә герой исеменә нигез булып яткан.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев