Тешләр
Белә идеңме, акулаларның тешләре ике атна саен алышынып тора икән!
Акуланың бер теше сынып төштеме, аның урынына яңасы үсә. Ә менә кешеләрдә бар да башкача. Тештә «тишек» барлыкка килсә дә, ул инде кабат элекке хәленә кайтмый. Шуңа да тешләрне ничек сакларга кирәклеген белеп торсаң, бер дә зыян итмәс.
Төзелеше
Тешләр кешегә ике тапкыр чыга. Балага алты ай чамасы булганда, сөт тешләре күренә башлый. 6–7 яшьтән әкренләп даими тешләр барлыкка килә. Тешнең авыз эчендә күренеп торган өлеше – коронкасы, муентыгы һәм тамыры була. Тышкы яктан теш эмаль дип аталучы каты тукыма белән әйләндереп алынган. Тешнең күп өлешен дентин тәшкил итә. Ул эмальдән бераз йомшаграк. Бу ике тукыма тамырлар һәм нерв җепселләре белән тулы пульпаны саклап тора.
Факт
Тешнең өске катлавында 300 төргә якын бактерия яши.
Бу – кызык!
Теш порошогын Борынгы Римда уйлап тапканнар. Римлылар аны йомырка кабыгы, хайван сөякләре, кабырчыклар һәм ат тоякларыннан әзерли торган булган. Барлык ингредиентларны ваклаганнар, учакта җылытып, шуңа бал өстәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев