Туз, папирус һәм кәгазь
Китап-дәфтәрләрне җитештерү өчен күпме агач кирәк?
Тарих
Кәгазьне 11 нче гасырда Кытайда уйлап тапканнар. Аны ефәк корамалар, иске чүпрәкләр, яраксызга әйләнгән балык тоту ятьмәләре һәм агач кайрысыннан ясаганнар. Боларның барысын да яхшылап ваклаганнар һәм суга салып болгатканнар, ботка сыман нәрсә хасил булган. Аны юка гына итеп иләккә җәеп салганнар. Суы саркып беткәч, иләктә кәгазь табагы кала торган булган. Аны киптергәннәр һәм җилемләгәннәр. Кәгазь ясауның бүгенге көнгә кадәр сакланып калган нигезе әнә шундый.
Бу – кызык!
*Борынгы заманнарда кешеләр агач кайрысына («тузга язмаган» әйтеме шуннан барлыкка килгән), балавыз һәм балчык тактачыкларга язганнар.
*Европа халкы язу өчен пергамент уйлап тапкан. Аны бозау һәм сарык тиресен эшкәртеп ясаганнар.
*Борынгы мисырлылар папируска язганнар. Аны папирус дигән саз үсемлегеннән ясый торган булганнар.
Сан
1 тонна кәгазь җитештерү өчен 10 агач кирәк. 12 битле бер дәфтәрнең авырлыгы 35 грамм тирәсе булса, 1 агачтан 2857 дәфтәр әзерләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев