Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

2024 – йолдызнамә

Яңа 2024 елга йолдызнамә белән таныштырабыз

Тиктормас һәм кызыксынучан КУЧКАР өчен уку, иҗат һәм спортта уңышлы ел килә. Һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыш! Өй эшләрен вакытында эшләп йөр.

 

Сабыр һәм туры сүзле ҮГЕЗБОЗАУ күп игътибарын укуга бирәчәк. Сыйныфта староста урынын тәкъдим итсәләр, баш тартма. Башкаларга үрнәк була аласың.

 

Мөстәкыйль һәм үзгәрүчән золыклы ИГЕЗӘКЛӘР өчен могҗизаларга бай ел булыр. Кызыклы идеяләрең булса, аларны тормышка ашырырга ашык. Алар уңыш китерер.

 

Хисле һәм сакчыл КЫСЛА күп эшләрендә дөрес карарлар кабул итәр. Якыннарыңа ярдәмчел бул. Укуга игътибарыңны арттыр. Нәтиҗә сөендерер.

 

Көчле, һәрчак алга омтылган АРЫСЛАН өчен Аҗдаһа елында тынычлык кирәк. Ял вакытларыңда китап укып, музей, театрларга бару файдага булыр.

 

Эш сөючән, максатчан КЫЗ ел буе күңелле вакыйгаларга сөенер. Үзеңнең иң яхшы сыйфатларыңны күрсәтергә курыкма. Кыюрак булырга кирәк.

 

Тәрбияле, киң күңелле ҮЛЧӘҮ өчен бу ел күп үзгәрешләр алып килер. Яхшы укырга, сәләтләреңне ачарга тырыш. Спорт белән дуслашу да файдага булыр.

 

Төгәл, дан яратучы ЧАЯН ышанычлы елга аяк атлый. Якыннарыңа синең игътибарлы булуың кирәк. Укуда яңа проектлар белән аерылып тора аласың.

 

Шаян, җитез УКЧЫ тырыш һәм максатчан булсын. Яңа дуслар табу елы. Уку һәм иҗат уңыш алып киләчәк. Уңай үзгәрешләр күреп куанырсың.

 

Тәвәккәл, төгәл КӘҖӘМӨГЕЗ өчен тыныч ел. Максатларыңны төгәл билгеләсәң, эшләреңдә уңышка ирешә аласың. Иң мөһиме үз юлыңа ышану.

 

Яңалык яратучы СУКОЯР сыйныфташлары белән дуслыгын ныгытыр. Тирә-юньдәгеләреңә мәрхәмәтлерәк бул. Яңа юнәлешләрдә үзеңне сынап кара.

 

Иң серле йолдызлык БАЛЫКЛАР өчен якты һәм күңелле ел килә. Яңа танышулар, бәйрәмнәр күп булыр. Шул ук вакытта уку турында да онытма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев