Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

8 гади гадәт

Сәламәт булу бик җиңел! Моның өчен көн саен берничә гап-гади кагыйдәне генә үтәргә кирәк. Аларны гадәткә кертсәң, авырулар урап узар!

1. Иртән торуга бер стакан су эчеп куй. Бүлмә температурасындагы су организмыңны чистартыр һәм уятыр.

2. Туйганчы йокла. «Төшкә кадәр йокла», – димәдек! Вакытында ятып, вакытында торырга өйрән. 6-13 яшьлек балаларга көненә 9-11 сәгать йокы кирәк.

3. Иртән зарядка ясарга онытма. Физик күнегүләр мускулларны кислород белән баета.

4. Чипсы, кириешки, печенье урынына чикләвек һәм җиләк-җимеш аша.

5. Иртәнге ашны калдырма! Ул – төшке һәм кичке ашлардан да мөһимрәк.

6. Көн саен саф һавада йөр. Йөрәк сәламәт булсын өчен атнага 15-18 километр җәяү йөрергә кирәк, ди белгечләр.

7. Дусларың белән аралаш. Галимнәр ачыклаганча, ялгыз кешеләр күбрәк авырый икән.

8. Ешрак елмай! Елмаю иммун системасына яхшырак эшләргә булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев