Бер фикер
Балага көн саен әйтелергә тиешле 8 гыйбарә
Балага әйткән һәр сүз, һәр җөмлә аның күңелендә нинди дә булса эз калдырганы турында еш уйланабызмы икән без? Бәхетле сабыйлар күбрәк булсын өчен, һәр бала ишетергә тиешле гыйбарәләр тәкъдим итәбез.
1. Мин сиңа ышанам.
2. Көнең ничек үтте?
3. Мин һәрвакыт синең яклы!
4. Мин синең һәр уңышың белән горурланам!
5. Барысы да килеп чыгар!
6. Миңа ярдәм иткәнең өчен рәхмәт!
7. Бу очракта син нинди чара кулланыр идең?
8. Мин сине бик яратам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев