Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Дәшмәгез, ичмаса!

Дистанцион укытуның беренче атнасыннан соң уйланулар.

Дистанцион укуның беренче атнасы төгәлләнде. Атна башында “кызган” ата-аналар бераз тынычланды бугай – чатлар тынып калды. Адәм баласы һәр нәрсәгә ияләшә, күрәсең. Укытучыларга рәхмәт йөзеннән, социаль челтәрләрдә “Рәхмәт сиңа, укытучым” дигән флэш-моблар да күренә.

Кайбер әниләр өйдә бер баланы укытуның да нинди авыр хезмәт икәнен аңлап, мөгаллимнәргә мәдхия язса, икенче берәүләрнең укытучыларны гаепләп җибәргән аудио хәбәрләре бер чаттан икенчесенә күчеп торды. Миңа да бу хат килеп ирешкәч, күңелем тулды. Шул минутта күз алдыма гомер буе фәннәр патшасы - математика фәнен укытучы 50 яшеннән узган әнием килеп басты. Аның шушы атнада ничек тир түккәнен  якыннары гына күрә шул.

Безнең гаиләдә әниемнән кала тагын ике укытучы апа бар. Шуңа күрә,  кайбер ата-аналарның: “Интернет аркылы бирем җибәреп, хезмәт хакы алып ятасыз. Кайда монда хаклык?!” - дип язган хатлары тамакка төер булып утырды. Әйтерсең, дөньяда килеп чыккан мондый хәлгә укытучылар гаепле. Нишли ала иделәр соң алар? Онлайн укуны оештырып җибәрделәр. Нинди мөмкинлекләр бар, барысын да эшкә җиктеләр! Аларның берсе дә университетларда дистанцион укытуны өйрәнгән белгечләр түгел!  Монысын төн йокламый үзлекләреннән өйрәнделәр! Әлбәттә, яшь кадрлар өчен интернет киңлеге җиңелрәк бирелә торгандыр. Өлкәннәргә бик авыр булуы күз алдымда.

Улым 3 нче сыйныфта укый. Укытучы белән гел элемтәдә торабыз. Үзебезне борчыган сорауларны язабыз. Көненә дистәләгән хат йөри арабызда. Күз алдына китерегез, сыйныфта 20 дән артык бала булса, йөзләгән, хәтта меңләгән хат дигән сүз бит бу! Барысына да җавап бирергә, эшләрне тикшереп, билгеләр куярга тиеш укытучы. Әле онлайн дәрес тә алып барасы бар, әти-әниләрнең борчу-сорауларына да җавап бирергә кирәк. Кемдер авылда калган, кемнеңдер китабы юк - фотога төшереп җибәрүне сорыйлар. Ә укытучы  барысына да өлгерә. Әле кайбер “кыза барган” ата-аналарны “Сабыр булыйк, түзик”, - дип тынычландыра да. Шуннан соң ничек итеп укытучыларга нахакка начар сүз әйтергә була - һич аңламыйм. Мөгаен, акылсызлар гына шулай уйлый ала торгандыр.

Музыка һәм сәнгать мәктәпләре дә онлайн укуга күчте. Укытучы видеоконференция аша баланы музыка уен коралында уйнарга өйрәтергә мәҗбүр. Нинди көч таләп ителә укытучыдан! Көненә бер бала гына түгел бит ул!

Еш кына Интернетта элемтә югалып ала. Һәркем борчыла башлый. Әлбәттә,  балалар өчен дә, әти-әни өчен дә, укытучыга да стресс бу, сүз дә юк. Тик шушы хәлдә кеше булып калырга кирәктер бит инде?! Балага ничек тә белем бирергә тырышкан мөгаллимнәр хөрмәткә лаектыр бит?! Аларга булыша алмасагыз, һичьюгы, дәшмәгез, ичмаса, әти-әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев