Фирая Бәдретдинова
Журналист, җәмәгать эшлеклесе, 1980–1990 елларда җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары
Җиһанның иң зур могҗизасы да, иң зур байлыгы да – кешеләр. Һәр кеше – бердәнбер. Шуңа күрә һәркайсыбыз бик кадерле, безне – якыннарыбыз, ә без якыннарыбызны яратабыз. Әмма кешеләр арасында эшләре, иҗатлары, батырлыклары, ирешкән уңышлары белән үзләрен һәм якыннарын гына түгел, илен, халкын данлап яшәүчеләр бар. Без аларны шәхесләр дип зурлыйбыз. “Яшь ленинчы” редакциясендә менә шундый шәхесләр белән очрашулар еш була, андый очрашуларда башка редакция хезмәткәрләре дә катнаша иде.
“Балачакта, зәңгәр күккә карап,
Бармы синең уйга батканың?
Төрле сурәтләргә керә-керә,
Зәңгәр күктә болыт акканын
Бармы синең карап ятканың?” –
дип күкләр зәңгәрлегенә бактырып хыялландырган шагыйрь Әнгам Атнабаев белән, сабый чактан ук “Ни өчен ни булган, яки утыз ялган” китабы аша таныш галим һәм әдип Нәкый Исәнбәт белән, беренче космонавтлар отрядында галәмгә очарга әзерлек узган, шуның өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән хәрби очучы Марс Рафиков, Мәскәү шәһәрендә узган 12 нче Бөтендөнья яшьләр һәм фестивале эмблемасы авторы, 300 дән артык китапның бизәүчесе булган Рафаэль Мәсәгутов, артист, нәфис сүз остасы Айрат Арсланов һәм башка бик күп, бик күп атаклы шәхесләр белән очраштырган, шул кешеләр турында язып халкыбызның зурлыгын, башка халыклар арасында мәртәбәле урыныбыз булуын аңлаткан, меңләгән күңелләрдә милли горурлык хисләре уяткан газета ул “Яшь ленинчы”.
Ул болытлар хәзер юктыр инде, –
Юктыр нәкъ мин карап ятканы...
Балачакның хыяллары төсле
Зәңгәр күктән болыт акканын,
Бармы синең карап ятканын?...
“Яшь ленинчы”ның үзендә дә шәхесләр эшләде. Кайчандыр көн дә күрешеп торган Зөлфәт абый, Мөдәрис абый, Госман абый, Роберт абыйлар, Илгизәр апа, Саимә апа, Рәйсә апалар, Нияз, Фоат, Йосыф, Николай Михайлович – шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәрис Әгъләмов, Госман Садә, Роберт Миңнуллин, Нияз Акмал, журналистлар Илгизәр Сәмигуллина, Саимә Ибраһимова, Рәйсә Яхина, Фоат Хәмидуллин, рәссам Йосыф Вәлиәхмәтов, фотограф Николай Седов... мәңгелектә түгел, зәңгәр күктәге ак болытлар артында гынадыр кебек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев