Һөнәр сайлыйбыз!
Дустым, син үскәч кем булырга хыялланасың? Пешекчеме, укытучымы? Бәлки, табибтыр? Нинди һөнәр сиңа ныграк туры килә икән? Моны ачыкларга түбәндәге тест булышыр.
Һәр сорауда күңелеңә аеруча якын булган җавапны сайла. Җавапка туры килгән хәрефне, бирелгән бланктан эзләп табып, билгеләп куй.
1. Киләчәктә нәрсә эшләргә телисең?
а) төрле кешеләр белән аралашырга;
ә) фильм төшерергә, китап язарга, рәсем ясарга, сәхнәдә чыгыш ясарга һ.б.
б) исәп-хисап белән шөгыльләнергә, документлар белән эш итәргә.
2.Җәмгыять өчен нәрсә мөһим дип саныйсың?
а) кешеләр арасында үзара аңлашу;
ә) фәнни ачышлар;
б) җитештерүне үстерү.
3. Техник күргәзмәдә сине нәрсә күбрәк җәлеп итәчәк?
а) экспонатларның эчке төзелеше;
ә) аларны гамәлдә куллану;
б) экспонатларның тышкы ягы (төсе, формасы).
4. Буш вакытыңда нишләргә яратасың?
а) төрле тәҗрибәләр үткәрергә;
ә) шигырь, музыка язарга яки рәсем ясарга;
б) физик күнегүләр эшләргә.
5. Чит илгә сәфәр вакытында сине нәрсә кызыксындырыр иде?
а) башка илнең тарихы һәм мәдәнияте;
ә) экстремаль туризм (альпинизм, тау чаңгылары);
б) эшлекле аралашу.
6. Сиңа нинди темага әңгәмә кору кызыграк?
а) кеше мөнәсәбәтләре;
ә) яңа фәнни гипотеза;
б) машина, компьютерның техник билгеләмәләре.
7. Киләчәктә кемнәр белән эшлисең килә?
а) балалар яисә яшүсмерләр белән;
ә) машиналар, төрле механизмнар белән;
б) табигать объектлары белән.
8. Мәктәпнең төп вазыйфасы нинди дип саныйсың?
а) башка кешеләр белән аралашырга өйрәтү;
ә) белем бирү;
б) эш күнекмәләренә өйрәтү.
9. Тормышта иң мөһиме:
а) иҗат белән шөгыльләнү;
ә) сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
б) үз эшләреңне җентекләп планлаштыра алу.
10. Син нинди мәкаләләр укырга яратасың?
а) күренекле галимнәр һәм аларның ачышлары турында;
б) яңа уйлап табылган әйбер турында;
в) язучылар, рәссамнар, музыкантлар тормышы һәм иҗаты турында.
11. Сиңа нинди роликлар кызыклы?
а) фәнни ачыш турында;
ә) күренекле спортчы турында;
б) икътисадый хәлләр белән бәйле ролик.
12. Кайда эшләргә теләр идең?
а) кешеләр күп булган бинада;
ә) гадәти булмаган шартларда;
б) гадәти кабинетта.
Нәтиҗәләрне эшкәртү.
Һәр баганадагы хәрефләрнең санын исәплә. Баллар моны аңлата:
5–6 балл – ачык чагылган һөнәри һәвәслек;
3–4 балл – һөнәри һәвәслек аз чагыла;
0–2 балл – һөнәри осталык сизелми.
|
| ||||||
|
| I | II | III | IV | V | VI |
| | а |
|
| ә |
| в |
| | а | ә | в |
|
|
|
| |
| а | ә | в |
|
|
| |
| а |
| ә | в |
|
| |
|
|
| а | ә | в |
| | а | ә | в |
|
|
|
| | а |
| ә |
| в |
|
| | а |
| ә |
|
| в |
| |
|
|
| а | ә | в |
| |
| а | ә | в |
|
|
| |
| а |
|
| ә | в |
| | а |
|
|
| ә | в |
| Баллар суммасы |
|
|
|
|
|
|
Ә болары – хезмәт юнәлешләре. Кайсы өлкәдә балларны күбрәк җыйдың?
1.Кешеләр белән эшләү (социаль һөнәрләр) – педагог, табиб, менедңер, тәрбияче, дефектолог һ.б.
2. Фәнни-тикшеренүләр эшчәнлеге – галим, аналитик, программист һ.б.
3. Җитештерү белән бәйле һөнәрләр – инженер, технолог, механик, пешекче һ.б.
4. Ижади-эстетик һөнәрләр – рәссам, музыкант, блогер, режиссер, артист һ.б.
5. Экстремаль һөнәрләр – спортчы, янгын сүндерүче, полиция хезмәткәре, альпинист һ.б.
6. Икътисадый һөнәрләр – икътисадчы, эшкуар һ.б.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев