Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Илсөяр Иксанова

Шагыйрә, 1989-1991 елларда корреспондент, әдәбият бүлеге мөхәррире

«Яшь ленинчы» газетасы минем тормышымда гаять  мөһим роль уйнаган – мине зур әдәбиятка тартып керткән басма. Мин 5 класста укыганда мәктәбебезгә «Яшь ленинчы»  газетасы хезмәткәре  шагыйрь Нияз Акмал килде. Ул вакытта шигырьләрем район газетасында басыла иде инде. Әлеге очрашудан соң Нияз абый белән хатлар алыштык, шигырьләрем «Яшь ленинчы»да дөнья күрә башлады. 8 нче класста укыганда беренче тапкыр газета редакциясенә бардым. Иҗатларына мөкиббән булып, шигырьләрен яттан сөйләп йөргән шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм белән танышу миңа гаять көчле тәэсир ясады. Ул вакытта редакциядә шагыйрь Госман Садә, әнисе безнең авыл тумасы булган журналист Рәйсә апа Яхина эшли иде. Ничектер алар барысы да мине якын итеп, үз араларына алдылар һәм мин редакция белән даими элемтәдә яшәдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бары тик КДУның татар филологиясе факультетына гына укырга керергә тиешлегем дә шунда хәл ителде.  Иң төп аргументларның берсе  — «татфакта Мөхәммәт Мәһдиев укыта һәм «Әллүки» иҗат түгәрәге бар» булды.

Ул елларда мин, дөньядагы иң бәхетле кешеләр «Яшь ленинчы»да эшли дип уйлый идем.

Университетны тәмамлап, берара Татарстан китап нәшриятында эшләп алганнан соң, Роберт абый Миңнуллин – ул чорда газетаның баш мөхәррире – «Яшь ленинчы»га («Сабантуй» га) чакырып мине дә бәхетле итте.

Иң беренче командировкаларымның берсе Әгерҗе районы Сарсак-Омга мәктәбенә булды. Татар теле укытучысы Әнисә Кәримова әдәби түгәрәк оештырып, укучыларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә иҗатка тарткан, дигән хәбәр, әлбәттә, мине битараф калдырмады. Салкын вак яңгыр сеңдереп кенә сибәләп торган көз ахырында барып төштем Әгерҗегә. Район комсомол оешмасы секретаре белән УАЗ машинасына утырып, машинаны тракторга тагып, юлга кузгалдык. Юл дигәнең үзле балчыктан торган сазлык иде. Трактор артыннан сөйрәлеп барган машинаны әле уңга, әле сулга алып бәрә. Бертуктамый рульне тиз-тиз борган шоферның бите буйлап аккан тиргә карап, шушындый вакытта юлга чыгарга мәҗбүр иткән мине эченнән эттән алып эткә салып барганын тоеп  йөрәгем кага башлады... Әгерҗедән ничә чакрым булгандыр  ул авыл, миңа бик озак барган кебек тоелды.

Аның каравы, шулкадәр җылы очрашу булды анда, газета өчен бер кочак укучылар иҗаты алып кайттым.

Шактый еллардан соң, Язучылар берлегенең  пропоганда бүлегеннән «Крутушка» шифаханәсенә очрашырга барырга туры килде. Без анда бер төркем барырга тиеш идек, нигәдер мин берүзем генә булып чыктым.  Очрашу барышында залдан сораулар да бирделәр. Шунда олы яшьтәге бер ханым торып басты да: «Мин сорау бирергә җыенмыйм, безнең бер журналист, язучы күрмәгән мәктәбебезгә килеп, безне канатландырып киткәнегез өчен рәхмәт кенә әйтәсем килә», – диде. Ул инде күптән лаеклы ялга чыккан, Россиянең атказанган укытучысы Әнисә Кәримова иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев