Иншаны кем язарга тиеш?
Булган хәл.
“Бигрәк әкрен инде син! Әйдә, үзем ярдәм итәм, язып та биримме?” Өй эше инша язу булганда, еш кына, әти-әниләр балаларына шулай ди. Чынлыкта исә, нәкъ менә инша язу аркылы бала үзен, үз фикерен бу дөньяга тәкъдим итә.
Булган хәл. Икенче сыйныфта укучы кызыма мәктәптә әйләнә-тирә дөнья фәненнән мәче турында кыска гына инша язарга кушканнар. Гадәттә, өй эшен тикшермәсәм дә, бу юлы карап чыгарга булдым. Инша, чыннан да, бик кыска: “Венера апайда Барсик исемле мәче бар иде. Ул суга төште дә үлде”. Дөрестән дә булган хәл. “Кызым, бәлки Барсикның нинди булуын, аның белән ничек уйнавыңны язаргадыр?” – дип сорыйм. “Үлде бит ул, әнием, нәрсә языйм”, - ди бала. Тавышы көр, бернинди борчу да сизелми. Ничек бар, шулай.
Ул эшкә нинди билге куелганын хәзер инде хәтерләмим. Инша шул килеш калганлыгы гына исемдә. Мин аны үзгәртергә дә тырышмадым, аның өчен иншаны үзем дә язмадым. Баланың үз фикере, үз карашы, дидем. Гәрчә, мәче темасына иншаны матурлап, чарлап язарга була иде инде.
Ике ай вакыт узгач, тагын инша. Монысы инде “Мин күбәләк булсам...” темасына. Кызым матур, озын итеп, дәфтәр битен тутырып үзе язган. Бер сүз дә өстәмәдем дә, кыскартмадым да. Шулай язарга өйрәнсен, дидем.
Үз фикереңне булдыру һәм аны кешеләргә, җәмгыятькә җиткерү бүген, мөгаен, иң кирәкле сыйфатларның берседер. Заман баласы моңа кайда өйрәнергә тиеш? Әлеге сыйфатны ничек булдырырга? Гадәти аңлату аркылымы? Һәркемнең үз ысулы бардыр. Шәхсән мин балага тәҗрибә тупларга ярдәм итү ягында. Еш кына аның өчен эшләп кую җиңелрәк булса да, баланың үз фикерен, үз теләген читтә калдырмаска кирәк дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев