Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Каникул каян килеп чыккан?

Каникулларны яратмаучы укучы юктыр ул, тик бу сүзнең килеп чыгышын бөтенесе дә белми.

Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, ул "эт", "көчек" мәгънәсендәге сүз. "Каникула" дип борынгы римлылар Зур Эт йолдызлыгындагы иң якты йолдызны атаганнар. 22 июльдән 23 августка кадәр Кояш шушы йолдызлыкта торган. Нәкъ менә шул вакытта дәресләрдә тәнәфес булган – каникуллар җиткән. Әкренләп "каникуллар” укудагы җәйге һәм башка ел фасылындагы тәнәфесне аңлата башлаган. Америка, Англия, Франция һ.б. илләрдә парламент эшендәге тәнәфесләрне да каникул дип атыйлар.

Чехиядә мәктәп каникуллары кыш һәм җәй көне була. Җәйге каникуллар – ике ай. Кытайда кышкы каникуллар декабрь ахырыннан алып, февраль башына кадәр. Бу вакытта ил Яңа елны бәйрәм итә. Австралиядәге җәйге каникуллар Раштуага берничә көн калгач башлана.

19 нчы гасырда АКШта балаларның хәзерге кебек җәйге каникуллары булмаган. Авыл балалары уңыш җыюда әти-әниләренә булышырга кайтып китә торган булган. Ә шәһәрнекеләргә һәр өч ай саен бер атна ял бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев