Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Кайсы балагызны күбрәк яратасыз?

Менә шундый уңайсыз сорау бирергә булдым әле сезгә.

Менә шундый уңайсыз сорау бирергә булдым әле сезгә. Мондый сүзләр өчен тиргәргә дә, коры гына: “Барысын да тигез күрәм”, - дияргә дә ашыкмагыз. Гаиләдә берничә бала икән, әти-әни аларның берсен барыбер өстенрәк күрә, дип ышандыра психологлар. Бары тик бу хакта һәркем әйтеп кенә бетерми.

Халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә, әти-әниләрнең яртысыннан артыгы төпчек баланы күбрәк ярата. Сораштыруда катнашучыларның 25 проценты, киресенчә, өлкәнен өстенрәк күрүен әйткән. Уртанчылар – иң аз тавыш җыючылар. Аларны әти-әниләрнең 18 проценты гына аеруча ярата. Кызлар, малайлар белән чагыштырганда, әти-әниләрнең мәхәббәтен күбрәк яулый икән.

Менә шундый хәлләр. Чынлыкта, кайсыдыр баланы ныграк яратуы турында бер генә әти-әни дә ачыктан-ачык әйтмәячәк. Беренчедән, кеше ни уйлар?! Икенчедән, бала үзен әллә ни яратмауларын ишетсә, аңа да бик авыр булачак. Ләкин әти-әнинең бер баланы артыграк яратуы гайре табигый хәл түгел, монда гаеп юк, ди белгечләр. Янәсе, бу – безнең каныбызда.

Ишеткәнегез бардыр, имеш, бер анадан: “Кайсы балаңны күбрәк яратасың”, - дип сораганнар. “Авыру баламны – терелгәнче, чыгып киткәнен – өйгә кайтып кергәнче, кечкенә баламны – үсеп җиткәнче! Барысын да – үзем үлгәнче!” – дип җавап биргән ул.

Миңа калса, без балаларыбызны, чыннан да, бертөрле яратмыйбыз. Әти-әни өчен һәр бала үзенчә якын һәм үзенчә кадерле!

Ә сез балаларыгызны ничек яратасыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев