Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Рузилә Мөхәммәтова

1992-2012, корреспонденттан башлап, байтак еллар җаваплы сәркатиб һәм соңрак баш мөхәррир урынбасары.

Мин «Сабантуй»да күренекле шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Госман Садә, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләр белән аралашып эшләдем. Госман Садә янына композиторлар килеп яңа җырларын тыңлатып китәләр иде, Илдар Юзеев гармунда уйный иде. Аның янына өске катлардан Рәдиф Гаташ, Камил Кәримовлар төшсә, Шәүкәт Галиевлар килсә, әдәби бәхәсләр бара иде. Рамил Курамшин килсә, милли музыка проблемаларына чума идек. Ә шагыйрь Зөлфәт абыйның хатыны уникаль шәхес Фирая апа турында берничә җөмлә белән генә әйтеп тә булмый. Белүемчә, редакциядә әдәби-сәнгати атмосфера электән килә: Роберт Миңнуллин чорында да бар иде, Ләлә Гыймадиева да аны саклый алды. Нинди гаҗәеп чорда эшләгәнне соңыннан гына аңлыйсың икән.

Хәзерге «Сабантуй»ның ребрендингын кабул иттем. Иң мөһиме – аның укучысы бар. Ә без – элеккеге хезмәткәрләре – аларга эшләргә комачауламыйча, кирәк чакта ярдәм кулын сузарга әзер булып торыйк.

Менә шушы фотоны тәкъдим итәм. Редакция хезмәткәрләре белән Роберт Миңнуллинны котларга Дәүләт Советына барган идек. Шунда төшкән фотоларны 2020 елның 1 февралендә Роберт абый үзе җибәргән иде. «Кызыңның фотосессиясе. Үсеп беткәндер инде. Бәхетле була күрсен!» дип язган иде. Роберт абый рухына дога булып барсын истәлекләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев