Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

«Сабантуй» белән әкият укыйм!

«Сабантуй» журналы редакциясе Сез яраткан язучылар белән СЕЗНЕҢ МӘКТӘПКӘ килә! Очрашу вакытында танылган балалар язучылары белән бергәләп әкият укырга һәм әдипкә үзегезне кызыксындарган сораулар бирергә шәп мөмкинлек булачак!

ОКТЯБРЬ АЕНА ПРОГРАММА:
🟢 Балалар язучысы, журналист Айсылу Имамиева белән бергәләп «Чеби малае Чеп-чеп» әкиятен укырбыз.
🟢 Бергәләп рәсем ясарбыз.
🟢 Әкият язарга өйрәнербез.
🟢Автор белән фотога төшү һәм автограф-сессия үткәрербез.

🎁 Иң матур әкият һәм иң матур рәсем «Сабантуй» журналында урын алачак.

💫 Иҗат дөньясына беренче адымнарыбызны «Сабантуй» журналы белән бергә атлыйк! Әдәби укуларда очрашканга кадәр!

_____________
Әдәби укуларга 89377715512 (Руфия Мөхетдинова) номеры аша язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев