«Сабантуй турында сөйлим!»
Татар шагыйрьләренең Сабантуй бәйрәме турында язылган шигырьләрен сөйлә һәм бәйгедә катнаш.
«Татмедиа» АҖ
«Сабантуй» журналы редакциясе
«Сабантуй турында сөйлим!»
Татар шагыйрьләренең Сабантуй бәйрәме турында язылган шигырьләрен
сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе үткәрү турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. «Сабантуй турында сөйлим!» нигезләмәсе татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгатьле укучылар республика бәйгесенең максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйге татар балалар шигърияте белән кызыксынган иҗат сөюче балалар арасында үткәрелә.
2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары
2.1.Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй турында язылган шигырьләрне үсеп килүче буында таныту, татар шигъриятенә укучыларда мәхәббәт тәрбияләү.
2.2. Бәйгенең бурычлары:
- татар теле, шигърияте һәм милли бәйрәме белән кызыксындыру, аларның үсешенә ярдәм итү;
- балалар өчен иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләрен балаларга җиткерү, таныту;
- талантлы нәфис сүз осталарын барлау, таныту, үстерү;
- журнал укучыларның санын арттыру.
3 Бәйгедә катнашучылар
3.1. Бәйгедә 6 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге мәктәп балалары катнаша
ала.
4. Бәйге үткәрү тәртибе
4.1. Бәйге татар телендә үткәрелә.
4.2. Бәйге ОНЛАЙН форматта уза (бәйгегә килгән видеоязмалар карау). Видеоязмалар бер дубльдә эшләнгән, чит тавышлар кермәгән, сыйфатлы булырга тиеш. Видеоязмаларны редакцияләү, монтажлау, кадрларны кисеп-ябыштыру тыела.
4.3. Катнашучының чыгышы музыкаль бизәлешле булуы хуплана, ләкин чыгыш бәяләгәндә исәпкә алынмый.
4.4. Чыгыш ясау вакыты өч минуттан артмаска тиеш.
4.5. Гариза 2025 нче елның 25 нче маена кадәр «Сабантуй турында сөйлим» темасы белән sabantui@bk.ru электрон адресына кабул ителә.
4.6. Гариза тутыру һәм бәйгегә эшен җибәрү белән Катнашучы үзе турында шәхси мәгълүматларның дөреслеген гарантияли, видеоны социаль челтәрләрдә чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалыгын белдерә. Катнашучы турында шәхси мәгълүматлар бәйгене оештыручылар тарафыннан РФ законнары нигезендә эшкәртелә.
Катнашучы интернет-ресурсларда эшенә карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интернетта фикер алышуларда әдәплелек, этика кагыйдәләрен сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.
5. Бәйгене үткәрү һәм аңа йомгак ясау тәртибе
5.1. Бәйге 2025 нче елның 22 нче апреленнән алып 2025 нче елның 25 нче маена кадәр үткәрелә.
5.2. Бәйгедә катнашучыларның барысына да «Сабантуй» журналы тарафыннан бәйгедә катнашу турында сертификатлар җибәреләчәк. Укучы сертификатның кәгазь вариантына да заказ бирә ала, тик аны әзерләүгә киткән чыгымнарны капларга туры киләчәк. 1 сертификат бәясе – 400 сум.
5.3 Бәйгедә 3 яшь үзенчәлеге буенча 3 җиңүче билгеләнә:
6-8 яшькә кадәр укучылар арасында:
I-урын
II-урын
III-урын
8-10 яшькә кадәр укучылар арасында:
I-урын
II-урын
III-урын
11-13 яшькә кадәр укучылар арасында:
I-урын
II-урын
III-урын
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Аеруча актив мәктәпләр һәм укучыларга оештыручылар карары белән махсус бүләкләр билгеләнергә мөмкин.
5.4. Җиңүчеләрне бүләкләү вакыты һәм урыны бәйгегә йомгак ясаганнан соң 2025 нче елның җәендә www.sabantuyjournal.ru сайтында игълан ителәчәк.
Барлык сораулар буенча 89377715512 WhatsApp номерына язып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кушымта №1
«Сабантуй турында сөйлим»
Сабантуй бәйрәме турында язылган шигырьләрне
сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә катнашучы
ГАРИЗА
Катнашучының ФИО |
|
Яше |
|
Башкарылачак әсәрнең исеме, авторы |
|
Адресы |
|
Әзерләүчеләрнең ФИО |
|
Элемтә өчен телефон |
|
Электрон почта адресы |
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев