Бер фикер
«САБАНТУЙ» турында сөйлим!
«Сабантуй» журналы татар шагыйрьләренең Сабантуй бәйрәме турында язылган шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр арасында бәйге игълан итә.
Катнашу өчен:
Сабантуй бәйрәме турында үзеңә ошаган шигырьне сәнгатьле итеп сөйләргә һәм видеога төшерергә
Видеоны 2025 елның 25 нче маена кадәр @sabantui@bk.ru почтасына җибәрергә.
Бәйгедә өч яшь үзенчәлеге буенча (6-8, 8-10, 11-13) өч җиңүчене кояшлы җәй аенда «Сабантуй» укучылары өчен оештырылган бәйрәмдә котлаячакбыз! Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев