Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Сак булыйк!

Сак булыйк!

Каникулның иң кызган чагы. Мондый  җәйге, кояшлы көндә өйдә утырасы килми, билгеле. Урамга чыгасы, саф һавада уйныйсы килә. Авылда, дәү әни белән дәү әти янында ял итүчеләр бигрәк тә, урман-болында уйнарга ярата. Табигать кочагында ял иткәндә дә сак булырга кирәк.

  1. Җиләк, гөмбә җыярга дип, урманга ялгызың гына барырга ашыкма. Мондый сәяхәт күңелсезлек белән тәмамланырга мөмкин. Табигать кочагына олылар белән баруың хәерле.

 

  1. Озынборыннар тешләмәсен дисәң, урманга барганда  тәнне томалый торган кием кияргә кирәк. Яка, җиң төймләнгән, свитер-чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш.  Урман бетләре турында да онытырга ярамый. Әлбәттә, алар апрель, май, июнь айларында актив булып, кояшлы, кызу көннәрдә бик куркыныч тудырмасалар да, талпаннарның яңгыр алдыиннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта актив булулары бар.

 

  1. Җәй көнне урманда еланны да очратырга мөмкин. Безнең  җирлектә тузбаш, бакыр, кара еланнар яши. Шуны истә тотыгыз: еланнар үзләре беренче булып кешегә һөҗүм итми. Өстенә бассаң, үтерергә теләсәң, елан  тешләп алырга да мөмкин. Шуңа күрә, кием-салым  калын тукымадан тегелгән булып, тәнгә  сыланып тормаска тиеш. Аякка озын балтырлы итек кияргә дә онытмагыз. Үләннәр арасында йөргәндә, басар алдыннан таяк белән башта тикшереп алыгыз.
  2. Палаткалар корып төн кунарга җыенсагыз, черек агач төпләре, ауган агачлар, чүп өемнәрен тирәсеннән еракграк урын сайлагыз. Җәйге җылы төннәрдә еланнар актив һәм учак җылысына җыелырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев